+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 октябрь 2023, 08:57

Кайчан кар явачак?

Көтәргә күп калмаган инде.

Бүген яңгыр, урыны белән көчле, төньяк районнарда кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез термометр баганаларын 6-11градус җылылыкны күрсәтәчәк.

Иртәгә төнлә кар катыш яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -2, 3 градуска, көндез - 3, 8 градуска кадәр төшәчәк.

11 октябрьдә яңгыр һәм җепшек кар явачак, төнлә һәм иртән таулы районнарда юлларда бозлавык булыр дип фаразлана. Төнлә һава температурасы -2, 3 градус, көндез 3, 8 градусны күрсәтәчәк.

Фото: osnmedia.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас