+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 октябрь 2023, 10:15

Салым белешмәсе электрон төрдә таратыла

Башкортстанда 2022 елда физик берәмлекләрнең милеккә салымнарын түләүгә еллык салым белешмәләре таратыла башлады.

Салым белешмәсе электрон төрдә таратылаСалым белешмәсе электрон төрдә таратыла
Салым белешмәсе электрон төрдә таратыла
Һәм инде 76 меңнән артык кеше аларны электрон формада Дәүләт хезмәтләрендә алды.

Исегезгә төшерәбез, мондый мөмкинлек 2023 елда барлык Дәүләт хезмәтләре кулланучыларында барлыкка килде. Элек порталда салымнар буенча бурыч суммасы гына күрсәтелә иде. Яңа вариантны тоташтыру өчен салым документларын алуга ризалык җибәрергә кирәк.

Шулай ук салым хәбәрен КФҮ офисында  яки салым органында алырга мөмкин.

Хәбәрләрне республикада яшәүче 2 миллионнан артык кеше алачак. 800 меңгә якын салым түләүче аларны шәхси кабинет аша электрон рәвештә алган инде. Ә калган 1,3 миллионына почта аша белешмә җибәрелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас