

Мондый мәгълүматны төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә китерде.
Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә барлыгы 2,1 мең берәмлек коммуналь техника бар. 2019 елдан 2022 елга кадәр паркны яңартуга төбәк бюджетыннан 2,3 млрд сум акча юнәлтелгән. Бу акчага тракторлар, мини-төягечләр, автогрейдерлар, үзбушаткычлар, катнаш юл машиналары сатып алынган.
– 2023 елда без лизинг килешүләре буенча яңа техника сатып алу механизмын эшләдек, - дип хәбәр итте Юрий Палтусов. - Республика бюджетыннан 208 коммуналь машина сатып алуга быел 155 млн сум бүлеп бирелде. Калган 2 млрд сум 2028 елга кадәр түләнергә тиеш. Бу әлеге вакыт эчендә яңа техника алырга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, 34 үзбушаткыч, 12 фронталь йөк төягеч һәм Беларусьта җитештерелгән 15 трактор коммуналь хезмәтләргә 11 октябрьдә үк тапшырылачак.
Моннан тыш, республика муниципалитетлары техник паркны үз акчалары хисабына да яңарта. Быел коммуналь хезмәтләргә өстәмә 38 машина биреләчәк.