

Республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов хезмәт һәм хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Медальне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә вакытында тапшырды.
— Азат Шамил улына 1нче санлы медаль тапшырыла, мин аны аның өчен махсус сакладым, — диде Радий Хәбиров. — Ул бер ел чамасы элек Шәйморатов исемендәге батальон волонтеры булып язылды, бик җитди бурычларны үти һәм безнең барлык мобилизацияләнгән егетләребез, барлык батальоннар белән элемтәдә тора.
Азат Бадранов республика Башлыгына рәхмәт белдерде һәм СВО зонасыннан алып кайткан сувенир — Донбассның бөтен кайгысын һәм өметләрен чагылдырган “Сугыштан — тынычлыкка” скульптурасын тапшырды. Анда барлык элементлар да чын, трофей автоматы. Авторы — Донецк остасы Виктор Михалев. Тиздән Уфада аның күргәзмәсе оештырылачак. “Бөтен идарә командасына, шәхсән Сезгә, Радий Фәритович, шәһәр-район башлыкларына рәхмәт белдерәсем килә. Без — барлык муни-ципалитет башлыклары СВО зонасында булган бердәнбер республика, — диде Азат Бадранов. — Башка төбәкләр республикада да, хәрби хәрәкәтләр зонасында да күрсәтелә торган ярдәм чараларына бездән өйрәнә. Кайбер төбәкләр безгә мөрәҗәгать итә, без консультация бирәбез, тәҗрибә уртаклашабыз”.
“Башкортстанның күпфатирлы йортларына җылылык бирү 12 октябрьгә кадәр тәмамланачак, — дип хәбәр итте торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов. — Узган атнада барлык муниципалитетлар да җылыту сезонын этаплап башлау турында карар кабул итте һәм 4060 социаль объектны, яки 97 процентын, җылытуга тоташтырдылар”, — диде ул. Шул ук вакытта кичә республиканың 7,8 меңнән артык күпфатирлы йортына, ягъни гомум санның 49 процентына җылылык бирелә башлаган.
Агымдагы елның 8 аенда Башкортстанда туризм өлкәсендә халыкка түләүле хезмәтләр күләме 10,6 миллиард сум тәшкил итте. Шул рәвешле, үсеш узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда — 19,1 процент. Бу хакта эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерде. Әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан позицияләрен яхшыртты һәм Идел буе федераль округында — 3нче һәм Русиядә 14нче урынны били. Шул ук чорда туристлар агымы 31 процентка артып, 1,7 миллионга якын сәяхәт кылынган. Бу Идел буе федераль округында — 2нче һәм Русиядә 12нче урын. Гомумән алганда, узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанга туристлар агымы 2,1 миллион сәфәр тәшкил иткән.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов узган атнада Зилаер һәм Баймак районнарында 0,9 гектар мәйданда ике урман янгыны теркәлүен хәбәр итте. “Бү-генге көндә урман янгыннары юк, — диде ведомство җитәкчесе. — Урман һәм ландшафт янгыннары белән бәйле хәл тотрыклылану һәм янгын хәвефе классының түбәнәюе сәбәпле, 12 октябрьдән республика территориясендә янгынга каршы махсус режимны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә”.
Башкортстан кластерлар саны буенча лидерлар арасында, дип ассызыклады вице-премьер, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев. Бүгенге көндә төбәктә алты сәнәгать кластеры бар. “Быел Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына тагын җиңел сәнәгать һәм станоклар төзү кластерын кертергә һәм 10 төбәкара кластерга керергә планлаштырабыз. Омск, Чиләбе, Ырынбур өлкәләре һәм Карелия Республикасы белән килешүләр имзаланган инде. Иркутск һәм Самара өлкәләре белән килешүләр төзелә”, -— диде Александр Шелдяев.