+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 октябрь 2023, 10:20

Мошенниклардан алданмагыз!

Милек салымнарын түләү чорында мошенниклыкның яңа төре әйләнеш ала: Русия Федераль салым хезмәте исеменнән билгесез кешеләр салым бурычын ашыгыч рәвештә түләүне таләп итеп электрон хатлар җибәрә.

Мошенниклардан алданмагыз!Мошенниклардан алданмагыз!
Мошенниклардан алданмагыз!
Аны инспекциягә килеп яки сылтама буенча үтеп һәм чекның күчермәсен инспекторга җибәреп түләргә тәкъдим ителә.

Мошенниклар бурычның 2021 ел белән даталануын һәм шуңа күрә Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта һәм Русия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетта чагылыш тапмавын әйтә.

Игътибар итегез, салым органнары мондый хәбәрләр җибәрми һәм бу хатларга бернинди дә катнашы юк. Салым түләүчеләрнең электрон адресларына Русия Федераль салым хезмәте сайтының яңалыклары гына җибәрелә. Шикле хатларны ачмаска һәм сылтамалар буенча күчмәскә, ә аларны «спам» дип билгеләргә һәм алып ташларга киңәш итәбез.
 
Салымнар буенча бурычлар булу-булмавын һәм салым хәбәрнамәләрен гражданнар Русия Федераль салым хезмәте сайтында, Русия Федерациясе Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Русия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы аша онлайн-запрос җибәреп яки салым органына шәхсән барып тикшерә ала.
 
#аңлатабызБашкортстан #аңлатабызРусия

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас