+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 октябрь 2023, 06:01

Мошенникның әшнәсен хөкүм иткәннәр

Ул ике әбине алдап, 350 мең сум акча урлаган. Тотканнар үзен!

Мошенникның әшнәсен хөкүм иткәннәрМошенникның әшнәсен хөкүм иткәннәр
Мошенникның әшнәсен хөкүм иткәннәр

Уфаның Октябрь район суды урындагы кешегә «мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эшенә карата хөкем карары чыгарды.

Республика прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2023 елның февралендә бу ир, билгесез кешеләр белән җинаятьчел килешү төзеп, курьер булып, ике өлкән яшьтәге хатын-кыздан акча урлаган. Алар купюраларны аның ярдәмчеләре белән телефоннан сөйләшкәннән соң тапшырган, тегеләре исә якын туганнары юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип белдергән. Зыян күрүчеләргә компенсация түләү һәм җаваплылыкка тарту мәсьәләсен җайга салу өчен акча кирәк, янәсе. Аларның законсыз гамәлләре белән 350 мең сумнан артык зыян китерелгән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа шартлы рәвештә өч елга сынау срогы белән өч ел алты ай төрмә җәзасы билгели.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас