

Җылылык белән бәйле мәсьәләләр буенча уфалылар бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең ситуацион үзәгенә мөрәҗәгать итә ала, ул тәүлек әйләнәсе һәм ял көннәрсез эшли. Телефон: 8(347)277-09-11. Бу хакта Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" хәбәр итә.
Ведомствода елның салкын вакытында торак бүлмәләрдә рөхсәт ителгән температура 18-24 градус булуын искә төшерәләр. Фатир температурасы норматив күрсәткечләрдән аерылып торса, идарәче компаниягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук Төбәк дәүләт торак күзәтчелегенә яки "Роспотребнадзор"га язарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Уфада җылыту сезоны 9 октябрьдә башланырга тиеш иде. Ләкин шәһәрнең кайбер районнарында әле җылылык юк. Шул ук вакытта Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында 12 октябрьгә, пәнҗешәмбегә кадәр, республиканың барлык күпфатирлы йортларында җылылык бирүне тулысынча тәмамларга вәгъдә бирделәр.