

Башкортстан Дәүләт флагын рәссамнар Урал Мәсәлимов һәм Ольга Асабина ясаганнар. Дәүләт флагында зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдәге горизонталь тигез полосалар, уртада сары түгәрәк эчендә сары төстәге курай чәчәге төшерелгән.
Узган елларда Башкортстанның Дәүләт флагы республиканың дәүләт һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз атрибутына әверелде. Ул республикадан читтә дә билгеле – илнең төрле төбәкләрендәге Башкортстан вәкиллекләре биналарында җилферди, якын һәм ерак чит илләргә баручы рәсми делегацияләребезнең юлдашы булып тора.
1993 елның 12 октябрендә истәлекле вакыйга булды — Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны һәм гербы кабул ителде. Гимн республиканың мөстәкыйльлеген, аның халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерә, герб хокукый дәүләтчелек билгесе булып тора.
12 октябрьдә республиканың Дәүләт гимны турында Закон кабул ителде. Фәрит Идрисовның “Республика” тантаналы көе Башкортстанның дәүләт гимны булып тора, текст авторлары — Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүр.
Республика Дәүләт гербы буенча эш ел ярымнан артык дәвам итә. 1993 елның 12 декабрендә Югары Совет Башкортстан Республикасының Дәүләт гербы турында закон кабул итә. Республика парламенты тарафыннан кабул ителгән проектны “Китап” нәшрияты рәссамы Фазлетдин Ислахов ясый.
Башкортстан Республикасы Дәүләт гербында милли бизәк белән уратып алынган түгәрәк эчендә чыгып килүче кояш фонында милли батыр Салават Юлаев һәйкәле сурәтләнә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.