

Төзекләндерү эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Башкортстан Башлыгы уфалыларны һәм шәһәр кунакларын яңартылган бакча ачылу белән котлады.
- Бу - халкыбызга Республика көненә бүләк. Биредә якташыбыз Сергей Тимофеевич Аксаков исеме белән бәйле бик матур иҗтимагый киңлек булдырылды, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Барлык эшләрне вакытында төгәлләгән проектлаучыларга һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерәм. Барлык халкыбызны искиткеч бәйрәм белән котлыйм!
Башкортстан Башлыгы һәм Абхазия Президенты Аксаков исемендәге бакчаның тематик зоналарын карадылар. Алар күренекле язучының әсәрләре күргәзмәсе белән танышты һәм мөхтәрәм кунаклар китабында язмалар калдырды.
Фото: glavarb.ru/rus