

Башкортстан үзенең төп дәүләт бәйрәмен – Республика көнен билгели.
Нәкъ 33 ел элек 11 октябрьдә төбәкнең яңача иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни үсешенә нигез салган мөһим документ – Башкортстан Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Ул вакытта федераль үзәк белән эшлекле мөнәсәбәтләрнең асылын билгеләгән документ бүген дә республиканың Русиянең төп терәк төбәкләренең берсе буларак үсешендә ныклы нигез ташы, яңа стратегик башлангычларга этәргеч булып тора.
Быелгы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – төгәл биш ел элек, шушы көндә Башкортстан Республикасын аның гамәлдәге җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров җитәкләде.
Тәүдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы сыйфатында, ә инде 2019 елның 19 сентябреннән, сайлауларда төбәк халкының күпчелек тавышын җыеп, Башкортстан Башлыгы вазыйфасында. Әйе, үзенең эшлекле сыйфатлары, республиканы уятып җибәрүе, бик күп мөһим башлангнычларны, өстенлекле проектларны, программаларны эшкә кушуы белән Радий Хәбиров Башкортстан халкы тарафыннан чынлап та көтеп алынган җитәкче булды. Әле югары вазыйфаны вакытлыча башкаручы сыйфатында ук эшләр артта калган бик күп тармакларга яңа сулыш өргән булса, Башкортстан Башлыгы вазыйфасында 310 санлы аның беренче указы да “2024 елга кадәр Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсеше турында” булды. Һәм, иң мөһиме, ул кәгазьдә генә калмады.
Республиканың соңгы биш елдагы иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни үсеш йомгаклары турында сүз алып барганда, бүген без әлеге Указда билгеләнгән барлык бурыч-максатларның да нәтиҗәле тормышка ашырылуын күрәбез.
Саннарга күз салыйк. 2021 ел йомгаклары буенча Башкортстанда тулай төбәк продукты күләме, 310 санлы Указда билгеләнгән максатны вакытыннан алда тормышка ашырып, республика тарихында беренче тапкыр 2 триллион сумга җитте. Инвестицион активлык исә берничә тапкырга артты. 2010-2018 елларда республика икътисадына капитал салулар күләме 8,7 процентка кимегән булса, 2019 елдан алып инвестицияләр күләме 40 процентка артты һәм 1,6 триллион сумга җитте. Шул рәвешле без инвестицияләрне арттыру буенча Идел буе федераль округында әйдәүче урынга күтәрелсәк, илнең Инвестиция мохите торышы дәүләт рейтингында 2018 елдагы 23нче урыннан 2023 елда 4нче урынга чыктык.
Ә иң мөһим күрсәткеч – Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан күрелүче комплекслы чаралар нәтиҗәсендә республика тарихында беренче тапкыр уртача гомер озынлыгы 73 яшь үрен узды! Гәрчә, соңгы елларда республикада шундый югары күрсәткечләргә ирешү өчен илдәге, дөньядагы вәзгыять уңай булды дип һич кенә дә әйтеп булмый. 2020 елда дөньяны таҗлы вирус ятьмәсе чорнап алды, былтыр Украинада фашизм калдыклары – неонацистлар баш калкытты, махсус хәрби операция җәелдерелде. Ике очракта да Башкортстан әлеге афәтләргә, сынауларга каршы ныклы калкан булып басты, янә бер тапкыр үзен илнең ныклы терәк төбәге буларак танытты.
Ул гына да түгел, Радий Хәбировта булган югары эшлеклелек, зирәк җитәкчелек сыйфатлары әлеге сынауларны да республика икътисады үсешенә эшкә куша алды. Әйтик, коронавируска каршы көрәш кысаларында гына да республикада иң кыска вакыт эчендә Уфада, Стәрлетамакта, Туймазыда һәм Сибайда дүрт яңа йогышлы авырулар госпитале төзелде. Җәмгысы исә, соңгы биш ел эчендә 14 эре дәваханә һәм поликлиника файдалануга тапшырылды. Чагыштыру өчен шунысын да әйтергә кирәк: әгәр 2010-2018 елларда республикада 53 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән булса, 2019 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 333 ФАП һәм амбулатория үз ишекләрен ачты.
Фән һәм мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, хезмәтне һәм социаль яклау, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы, башка күпсанлы тармакларда соңгы биш елда ирешелгән уңыш-казанышлар, рекордлы күрсәткечләр турында да бик озак язарга мөмкин. Гәзит журналистлары әзерләгән язмаларда төп тармакларның шушы чордагы үсеш динамикасын объектив рәвештә җиткерергә тырыштык. Алар белән гәзитнең бүгенге һәм киләсе саннарында җентекләп таныша алырсыз.
Шулай да Башкортстан икътисадының соңгы биш елда нинди югарылыкка чыгуын ачык күрсәтүче, республика җитәкчелеге үткәргән икътисади сәясәтнең нәтиҗәлелеген бар тулылыгында чагылдыручы бер санга әлеге язмада да аерым тукталып үтәбез. 2018 елдан алып Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 12,6 процентка артты. Шул рәвешле менә инде өченче ел без сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге буенча илнең әйдәүче өч төбәге исәбенә керәбез. Әлбәттә, бу тик торганнан барлыкка килгән сан түгел. Соңгы дүрт елда республика тарафыннан сәнәгатькә дәүләт ярдәме аннан алдагы 5 ел күрсәткеченә карата 2,6 тапкыр артып, 8 миллиард сумга җитте. Ягъни болардан чыгып әйтәсе килгән фикер: республика җитәкчелеге гаять тирән акыл зирәклеге һәм эшлеклелек сыйфатлары күрсәтеп, дөньядагы, илдәге катлаулы вәзгыять шартларында төп позицияләрне саклап калу гына түгел, аларны эзлекле рәвештә арттыра баруга да ирешә!
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның яңа чакырылыш депутатларының узган атнада үткән беренче утырышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров инде 2030 елга кадәр республиканы үстерү буенча өстенлекле бурыч-максатларны билгеләде. Шул рәвешле “Башкортстан 3.0” документы Радий Хәбиров 2019 елның 19 сентябрендә кул куйган “2024 елга кадәр Башкортостан Республикасының социаль-икътисади үсеше турында” 310 санлы Указның логик дәвамы булачак, дияргә кирәк. Ә анда исә төп фикер бер: “Русияне сакларга һәм Башкортстанны үстерергә!” Бу җәһәттән Башкортстанны үстерү буенча республика җитәкчелеге тарафыннан дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче колачлы чаралар турында югарыда ярыйсы эзлекле бәян иттек инде.
Русиянең иминлеген саклауга, махсус хәрби операция бурычларын тормышка ашыруга да Башкортстан илдә үрнәк булырлык дәрәҗәдә саллы өлеш кертә. Былтыр өлешчә мобилизация башлангач та Башкортстаннан меңләгән ир-егетләребез илнең хәрби сафларын тулыландырып, Ватан сагына басты. Иреклеләр һәм контрактчылар сафларын тулыландыруда Башкортстан кешеләре актив гражданлык позициясе күрсәтә. Шушы вакыт эчендә генә дә Башкортстанда Миңнегали Шәйморатов, Александр Доставалов һәм Салават Юлаев исемендәге өч батальон, үз эчендә 11 исемле подразделениене һәм “Ватан” иреклеләр отрядын берләштерүче “Башкортостан” мотоукчылар полкы оештырылды. 9 августта Салават Юлаев исемендәге икенче батальонны формалаштыру башланды.
Башкортостан яугирләре махсус хәрби операция бурычларын нәтиҗәле тормышка ашырып, зур батырлыклар күрсәтә, туган ил иминлеген саклауга һәм Украина җирен неонацистлардан тазартуга мөһим өлеш кертә. Әйткәндәй, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә иң зур ярдәм чаралары пакеты да Идел буе федераль округында нәкъ Башкортстанда булдырылган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары белән безнең яугирләребез федераль түләүләрдән тыш, алты айга бер тапкыр өстәмә рәвештә 200 мең сум ала. Аларга һәр хезмәт көне өчен өстәмә рәвештә 2 мең сум түләнә. Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм исә 37 чараны үз эченә ала. Гомумән, бу максатта агымдагы елда республикада 4 миллиард сумнан күбрәк акча юнәлтү каралган.
Русия иминлеген яклау һәм саклау буенча мөһим хәрби бурычларны тормышка ашыру белән бергә, Башкортстан аның яңа төбәкләренең инфраструктурасын тергезүгә дә зур өлеш кертә. Былтыр, мәсәлән, Луганск халык республикасының Красный Луч һәм Петровское шәһәрләрендә Башкортстан көче белән 50 объект тергезелде. Быел Красный Лучта 59 объект эшкә алынган, шуларның 13ендә эшләр тәмамланган. 2025 елга кадәр исә биредә 181 объектны аякка бастыру күздә тотыла. Мариупольдә былтыр 22 объект тергезелгән, быел янә 29 объектны ремонтлауга алынганнар. Бер сүз белән, төгәл 33 ел элек яңа тарихи үсеш этабын башлаган Башкортстан Республикасы, гасырлардан-гасырларга килгәнчә, Русиянең төп терәк төбәкләренең берсе, аның ышанычлы калканы булып кала һәм бүген дә киңкүләм дәрәҗәдәге стратегик бурычларны тормышка ашыруга мөһим өлеш кертә.
Ә инде биш ел элек республиканы Радий Хәбиров йөзендә гаять эшлекле, стратегик максатларны алга сөрүче, төпле һәм эзлекле шәхес җитәкләве аның үсешен бөтенләй яңа баскычка чыгарды. Шуңа да алдагы чорда махсус хәрби операция бурычлары тулысынча тормышка ашырылып, дөньяда һәм илдә тыныч вәзгыять урнашып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның төбәкне 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе максатларына иң югары дәрәҗәдә ирешергә язсын дигән теләктә калыйк. Бу – һәммәбезнең дә уртак теләге!
Илдар Фазлетдинов.