Бу хакта муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимият башлыклары катнашлыгында узган эшче киңәшмәдә Премьер-министр Андрей Назаров белдерде.
Кушымтаның төп бурычы - күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең идарәче компанияләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итү. Бу платформа ярдәмендә халык торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, онлайн режимда милекчеләрнең гомумйорт җыелышларын үткәрә алачак. Система күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә, шул исәптән торак мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның эшенең ачыклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
- Быел Башкортстанда 96 меңләп мобиль кушымта кулланучы булырга тиеш. Системада кадастр номерлары урнаштырылган күпфатирлы йортларда 1 миллионнан артык бинаны теркәргә кирәк. Системаның барлык кирәкле мәгълүмат белән тулылануы мөһим, шул исәптән бу түләү документларына, исәп-хисап приборларына һәм оешмаларның банк реквизитларына кагыла, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Башкортстанда "Дәүләт хезмәтләре. Йорт" мобиль кушымтасын тарату буенча Юл картасы расланды. Аны гамәлгә ашыру барышы турында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов хәбәр итте. Юл картасы нигезендә, төбәк дәрәҗәсендә киңкүләм мәгълүмат чараларында актив мәгълүмат эше, төрле ресурсларда кушымтаны эшләтеп җибәрү турында контентны бастырып чыгару һәм тарату каралган.
Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба – ТКХ ГИС) мәгълүмат урнаштыру турында Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе Артур Дәүләтшин хәбәр итте. "Дәүләт хезмәтләре. Йорт» кысаларында, дәүләт комитеты "ТКХ ГИС" сайтында мәгълүмат урнаштыру буенча максатчан күрсәткечләргә ирешмәгән муниципалитетларны ачыклаячак. Бу мәгълүматның булмавы мобиль кушымтаны кертүне кыенлаштырырга мөмкин.
Андрей Назаров муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимият башлыкларына "ТКХ ГИС"ка биналарның кадастр номерлары, түләү документлары, исәп-хисап приборлары һәм оешмаларның банк реквизитлары турындагы мәгълүматларның 90 проценттан артыгын урнаштыруны тәэмин итәргә кушты. Премьер ассызыклавынча, "Дәүләт хезмәте. Йорт" кушымтасы шулай ук барлык муниципаль хезмәткәрләргә дә тоташтырылырга тиеш.