+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 октябрь 2023, 03:46

Көпә-көндез, урам чатында ташланган

Бичара хатынга беркем дә ярдәм итмәгән.

Көпә-көндез, урам чатында ташланганКөпә-көндез, урам чатында ташланган
Көпә-көндез, урам чатында ташланган

«БашДТП» телеграм-каналында зыян күрүченең ире хәбәр иткәнчә, аның хатыны Черниковка бистәсенең Кольцевая һәм Невский урамнары киселешендә светофорның яшел сигналын көткән. Шул вакытта аңа таныш булмаган ир ташлана һәм муеныннан буып, юл кырыена чыгара, тән җәрәхәтләре ясарга омтыла, озак вакыт җибәрми тора.

"Үтеп баручылар һәм шоферларның берсе дә ярдәмгә килмәгән. Җәяүлеләр, шул исәптән ирләр дә, үтеп киткәннәр. Хатыным бу кешене белмәвен кычкырган, ярдәм сораган. Ул каршы тора һәм кача алган. Полиция килгәнче һөҗүм итүче качып киткән. Ул урта яшьтә, спорт костюмы һәм сланецлар кигән. Наркотик кулланган булган дип фаразлана, - дип хәбәр итә пост авторы.

Һөҗүм турында полициягә хәбәр ителгән, гариза теркәлгән. Зыян күрүченең ире бу адәм тагын берәрсенә һөҗүм итәр борчыла, шулай ук бер генә үтеп баручының да бәлагә эләккән хатын-кызга ярдәмгә килмәвенә гаҗәпләнә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас