+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 октябрь 2023, 06:50

Социаль предприятиеләр саны арта

Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына Башкортстан бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсына йомгак ясалды.

Социаль предприятиеләр саны артаСоциаль предприятиеләр саны арта
Социаль предприятиеләр саны арта
165 социаль предприятие грантлар алды, бу 2022 елга караганда 12,2процентка күбрәк. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бу максатларга 81,8 млн сум юнәлтеләчәк, бу да, 2022 ел белән чагыштырганда, 14,6 процентка күбрәк.

- Бүгенге көндә Башкортстанда 404 социаль предприятие теркәлгән. Агымдагы ел башыннан аларның санының 50 %ка артуы да, дәүләт ярдәме чараларын алуда активлыгы да сөендерә. Социаль бизнеска дәүләт ярдәме проектын гамәлгә ашыруның өч елында грантлар бирү конкурсында 428 кече һәм урта эшкуарлык субъекты җиңүче булды. 200,6 млн сум социаль өлкәдәге проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән, - дип аңлатма бирде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Субсидияләрнең төп өлеше мәгариф өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруга, социаль-көнкүреш һәм социаль-медицина хезмәтләре күрсәтүгә, халыкның социаль якланмаган категорияләре өчен сәламәтләндерү, спорт һәм туристлык чараларын оештыруга, шулай ук аларны эшкә урнаштыруга һәм хезмәт шартларын тәэмин итүгә юнәлтеләчәк.

2023 елда гариза бирүчеләрнең чыгымнарны финанслау өлеше проектларның гомум бәясендә 25-78 процент тәшкил итә, грантлар күләме - 300-500 мең сум.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас