+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Октября 2023, 10:10

Бүген татарча диктант язабыз

Бүген Җир шарының төрле төбәкләрендә татар телендә диктант язу мөмкинлеге бар..

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген татарча диктант язабызБүген татарча диктант язабыз
Бүген татарча диктант язабыз



Уфада да берничә урында татарча диктант язу оештырыла. Әлеге акциягә Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы да актив катнаша.
- Диктант язуда ел да катнашабыз. Бүген Уфада яшәүче һәм Кушнаренко, Чишмә районнарындагы оешмаларыбыз әгъзалары Дуслык йортына җыелды. Районнардагы бүлекчәләрдә дә диктант язачаклар, - диде “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы рәисе Флүзә Назаргулова.
Быел диктант өчен Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗатыннан әсәр алынган.
Татар телендә диктант язарга теләүчеләрне бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә Карл Маркс урамы, 3Б) 16.00 сәгатьтә көтеп калалар.

Фото: Зөһрә Исламова.


Автор:Зөһрә Исламова