

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча 1046 мөрәҗәгать теркәгән. Күпфатирлы йортларга җылы бирү, җылылык системасыннан һаваны чыгару проблемаларына зарланган мөрәҗәгатьләр бөтен республикадан килгән. Гомумән, төрле темаларга 4081 комментарий теркәлгән. Тәүге бишлектә — торак-коммуналь хуҗалык, юллар, төзекләндерү, җәмәгать транспорты, сәламәтлек саклау мәсьәләләре. Алар барысы да ЦУР һәм министрлыклар, ведомстволар, шәһәр һәм район хакимиятләре хезмәткәрләре контролендә.
Былтыр ноябрьдә Илеш районының Югары Яркәй авылында яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә Ульянов һәм Трансформатор урамнары киселешенә игътибар итүне сораган, чөнки юл җитди ремонт таләп иткән. Аның хәбәрен Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системасы теркәгән һәм эшкә Илеш районы хакимияте кушылган.
Югары Яркәй авыл биләмәсендә урындагы әһәмияттәге юлларны, шул исәптән әлеге участокны да, Яркәй авыл Советы хезмәтләндерә. Анда юлны 2022 елга ремонтлау планлаштырылмаган булган. Трансформатор һәм Ульянов урамнары киселешендә ремонт эшләре агымдагы ел планына кертелгән. Юл җәй көне асфальтланган. “Эшләр тиешле вакытка башкарылды. Безнең ихлас рәхмәтләрне кабул итегез”, — дип язган мөрәҗәгать авторы.
Октябрьский шәһәренең “Геофизик” скверында кайбер эскәмияләрне, баскычны һәм койманы ремонтларга кирәклеге турында социаль челтәрләрдә шушында яшәүчеләрнең берсе язган, дәлил итеп фотолар беркеткән. Аны 11 сентябрьдә ЦУР системасы теркәгән, шәһәр хакимияте контрольгә алган.
Октябрьскийда “Геофизик” скверын 2019 елда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча республика һәм урындагы бюджетлар акчасына төзекләндерәләр. Шул вакытта үзәк баскыч ремонтлана, җәяүлеләр юллары салына, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырыла, эскәмияләр һәм урналар урнаштырыла, чәчәк түтәлләре эшләнә. Шәһәр халкы скверны ярата. Шуңа күрә алар, җимерелгән конструкцияләрне күргәч, шунда ук чаң суга. Эш өчен гарантия срогы тәмамланмаганлыктан, подрядчы оешма гарантия буенча җитешсезлекләрне үз исәбенә бетергән.
Уфаның Рубеж урамында сәүдә үзәгеннән транспорт развязкасына кадәр баскыч ремонтланган. Быел май ахырында социаль челтәрләрдә баскычларның җимерелә башлавы турында язганнар. Аны Уфа шәһәре хакимияте эшкә алган.
Баскычларны гына түгел, аның киртәләрен дә ремонтларга кирәклеге ачыкланган, ә аны заказ буенча эшләтергә кирәк. 5 июльдә баскыч култыксалары ясау турында килешү төзелгән. Шуннан соң баскычларның үзләренә бетон түши башлыйлар. 29 сентябрьдә комментарий авторына, транспорт развязкасына алып баручы баскыч тулысынча ремонтланды, дип хәбәр итәләр.
Стәрлетамакта яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң, Элемтәчеләр урамындагы халыкка хәвеф белән янаучы 5 агач киселгән. Башкортстан ЦУРы, Стәрлетамак хакимияте һәм шәһәрнең коммуналь хезмәткәрләре тырышлыгы белән хәзер бу урында йөрү хәвефсез.
Салаватта Ленинград һәм Бекетов урамнары киселешендә юл билгеләре урнаштырылган. Аларның кирәклеге турында шушында яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә язган, мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУРы тоткан. Салават шәһәре хакимияте бу мәсьәләне контрольгә алган. Бер атнадан соң “зебра”да җәяүлеләр кичүе билгеләре урнаштырылган.
Тагын бер мисал. 15 сентябрьдә Мәләвездә бер кеше социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң Ленин урамында җимерелгән канализация люгы алмаштырылган. Мәләвез районы хакимияте оператив рәвештә инцидентны эшкә алган. Куркыныч участокны шунда ук киртәләп алалар, ә 19 сентябрьдә җылылык челтәрләре белгечләре кое капкачын алмаштырган.