+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 октябрь 2023, 10:30

Игелек кылырга телисеңме?

2023 елның 13 октябреннән 17 октябренә кадәр Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы Башкортстанның ирекле батальоны сугышчылары өчен гуманитар йөк җыю үткәрә.

Игелек кылырга телисеңме?Игелек кылырга телисеңме?
Игелек кылырга телисеңме?


Җибәрү өчен тәкъдим ителгән товарлар: мичләр, пиломатериаллар, генераторлар, җылы палаткалар, йокы капчыклары, җылы кием, җылы эчле итекләр, табанчалар, кулъяулыклар, квадрокоптерлар, төрле диапазонлы рацияләр, төнге күрү приборлары, тепловизорлар, бензопычкылар, газ горелкалары һәм баллоннар һәм башкалар.

«Бердәм Русия»нең урындагы бүлекчәләре мәйданчыкларында урнашкан М. М. Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабларының адресларын
https://bashkortostan.er.ru/pages/volonterskie-shtaby-im-m-m-shajmuratova-mestnyh-otdelenij-partii сылтамасы буенча белеп була.

Игътибар итегез, әлеге гуманитар конвойда индивидуаль адрес посылкаларын җибәрү планлаштырылмый. Аларны кабул итүнең башлану датасы өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Фото: bashkortostan.er.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас