+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 октябрь 2023, 16:27

Быел юлларда 2,6 мең авариядә 272 кеше һәлак булган

Бу хакта бүген Республика йортында сөйләштеләр. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Көн тәртибендә - торак пунктлар территориясендә, шулай ук федераль, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге трассаларда аварияләрне киметү мәсьәләләре.

Быел юлларда 2,6 мең авариядә 272 кеше һәлак булганБыел юлларда 2,6 мең авариядә 272 кеше һәлак булган
Быел юлларда 2,6 мең авариядә 272 кеше һәлак булган

– Без юл хәрәкәте иминлегенә, республикабызда аварияләр азрак булсын өчен җитди игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бу күп планлы эш, ул безнең трассаларның торышына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның дисциплиналылыгына кагыла.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, бу елның 9 аенда юл-транспорт һәлакәтендә ълъчелщр саны узган елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда 8,7 процентка, ә зыян күрүчеләр саны 0,1 процентка кимегән.

Бу чорда юлларда 2,6 мең авария булган, аларда 272 кеше һәлак булган, 3 110 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре арасында - транспорт чаралары бәрелешү һәм җәяүлеләргә бәрелү. Шул ук вакытта 266 аварияне исерек хәлдә булган шоферлар ясаган. Владимир Севастьянов шулай ук балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санының артуына, шулай ук пассажирлар транспорты белән идарә итүнең төзек булмавына игътибар итте.

Утырышта катнашучылар һәлакәтләрне киметү чаралары турында фикер алыштылар, төбәкнең транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм хокук бозуларны ачыклау турында сөйләделәр. Тәкъдим ителә торган чаралар арасында - билгеләр һәм светофорлар урнаштыру һәм алыштыру, яктырту системаларын һәм җәяүлеләр юлларын урнаштыру, юл өслеге дефектларын бетерү һәм тамгалар ясау, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәү автомат комплексларын урнаштыру.

- Без республика юлларында уңай динамиканы билгелибез. Димәк, без дөрес юнәлештә эш итәбез, - диде Радий Хәбиров. - Юл билгеләрен кую, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын ачыклау һәм бетерү һәм хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту буенча эшебезне дәвам итәргә кирәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас