

Юмор остасының бер концертына махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Ленар исемле яугир килгән, ул, аягы авыртуын да онытып, артист янына менеп биеп киткән.
Артист бу видеоны социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган һәм «СВОдан ялга кайткан якташым Ленар! Аксап чыкса да, авыртуларын онытып, өздереп биеде. Исән-сау булыгыз, егетләр!» – дип язган.
Видеода күренгәнчә, Данир хәрбине сәхнәдән: «Чын ир-егет! Әз генә тәмәке исе, әз генә спирт исе килә», – дигән сүзләр белән озата. Соңгысын ошатмаучылар артистны тәнкыйтьләгән, "йолдызланасың", "үзең бар СВОга" дигән фикерләр еш кабатланган. Тел бистәсе дә озак көттермәгән, видеодан аларның тетмәсен теткән:
«Хөрмәтле хейтерообразныйларым! Махсус операциядән ялга кайткан якташым белән пост янында, астында бик акыллы фикерләр язган киңәшчеләрем! «Көләсең аңардан», диючеләр! Монда – чиста юмор! Сезнең юморның «ю» хәрефе дә булмаганга мин гаепле түгел. Мин аңа үз итеп, ирләрчә, «бераз спирт, бераз тәмәке, чын ир-егет исе килә» дип әйттем. Берсе: «Календарь да бирмәдең», – дип язган. Тулы видео түгел, шуны уйлап карадыгызмы? Мин календарьга калган кешеме? Флешкаларымны да бирдем. «Монысы – егетләр белән концертларымны карый торганы, монысы - тыңлый торганы», – дидем.
Менә сез өйрәтәсез мине. Сез үзегез нинди файдалы эш эшлисез егетләребезгә? Мин кычкырып йөри торган кеше түгел. Кайберәүләр: «Менә егетләребез!» – дип күкрәк кага. Мин андый кеше түгел, мин – икенче планетадан. Ике фонд бар. Казанда – «Золотые руки ангела» һәм Азнакайдагы якташлар фонды. Мин шул ике фондка да, егетләребезнең исән-сау булуын теләп, даими аптечкалар ясап җибәрәм. Медикаментлар, жгутлар, авыртуны баса торган дарулар. Шуңа күрә сез миңа кунагыма да кирәкмәгән әйбер чәйнәп язганчы, хотя бы сагыз чәйнәп, файдалы эш эшли аласыз. Ярдәм итегез егетләребезгә! Хәләл акчагызның бер тиенен булса да җибәрегез!
Мине аңлаучы, иҗатымны яратучы, жанрымны аңлаучы тамашачым, сезгә дә шул мөрәҗәгать. Бергәләп ярдәм итик егетләргә! Мин җибәргән кадәр суммалар җыелса – бик әйбәт, арттырсагыз, тагын да әйбәтрәк була. Кешелек дөньясы инде Айга да менеп җитте. Тик бер милләт тә талашсыз, төрттерүсез, тырнак астыннан кер эзләмичә яши алмый. Дөнья кызык, яшәү рәхәт, исән-сау булыйк», – дигән Данир.
Тел сөяксез дә бит...