+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 октябрь 2023, 03:15

СВОдагыларга ярдәм чаралары арттырылды

Алардан, шулай ук, яугирләрнең гаилә әгъзалары да файдалана алачак.

СВОдагыларга ярдәм чаралары арттырылдыСВОдагыларга ярдәм чаралары арттырылды
СВОдагыларга ярдәм чаралары арттырылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка “Амкодор” белорус холдингының ашлык чистарту-киптерү комплекслары җитештерү заводы төзү һәм аны 9 ай эчендә тормышка ашыру идеясе өчен рәхмәт белдерде.

“Бу үзенә күрә патриотик авантюризм иде. Без аны 9 айда төзергә сүз бирдек, завод инде эшли һәм продукция җитештерә. Республика территориясендә 41 мең квадрат метр мәйданда бульдозерлар, экскаваторлар, грейдерлар җитештерәчәк чираттагы заводны бер елдан төзергә вәгъдә итәләр. Әгәр бу тормышка ашса, батыр гамәл булачак”, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән дәвалану өчен ирекле койка фонды 10 процент тәшкил итә. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Бер атна элек ул 25 процент дигән иде. Министр билгеләп үтүенчә, республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту күзәтелә, аларга каршы вакциналау бара. Республика җитәкчесе коронавирус белән авыручылар санының артуына игътибарны юнәлтте. Айрат Рәхмәтуллин сезонлы авыруларның артуы нормага туры килә, дип белдерде. Ул республикада ковид-госпитальләр COVID-19 белән авыручыларны гына түгел, ә ОРВИ һәм пневмония белән авыручыларны да кабул итәргә әзер, дип өстәде. Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручы 69 кеше теркәлгән.

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов белдерүенчә, узган тәүлектә төбәк халкыннан җылылык бирүдә өзеклекләр турында 119 мөрәҗәгать килгән. Бу җылылык приборының циркуляциясен тәэмин итәргә мөмкинлек бирми торган һава тыгыны барлыкка килү белән бәйле. Аның мәгълүматлары буенча, иң күп шикаятьләр Уфада теркәлгән. “Һава тыгыннарын бетерү өчен 1233 слесарь мобилизацияләнгән һәм ике сменалы эш режимы урнаштырылган. Башкала 615 слесарь эшен оештырган, торак-коммуналь хуҗалыкның диспетчерлык предприятиеләре һәм гаризалар кабул итү өчен колл-үзәк эшли.

Бүгенге көндә мөрәҗәгатьләр саны кимү күзәтелә, мәсьәләне контрольдә тотабыз”, – диде Юрий Палтусов.
Республикада үзәк җылытуга

15938 күпфатирлы йорт һәм 4193 социаль объект тоташтырылган, бу 100 процент тәшкил итә.
Грант ярдәме алучы махсус хәрби операциядә катнашучылар эшчәнлекнең планлы күрсәткечләренә ирешмәгән өчен җаваплылыктан азат ителәчәк. Бу хакта вице-премьер, финанс министры Лира Игътисамова хәбәр итте. Ул билгеләп үтүенчә, Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эше дәвам итә. Республикада барлыгы 37 ярдәм чарасы каралган һәм быел исемлек тагын берничә чара белән тулыландырылган.

“Шулай ук махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның авыл җирендә яшәүче гаилә әгъзаларына торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр бирү планлаштырыла. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләрнең балалары физкультура-спорт оешмаларына беренче чиратта языла ала, алар шулай ук яшәү урынына якынрак булган балалар бакчаларына күчергәндә өстенлек алачак. Хәзерге вакытта 351 бала күчерелгән. Шулай ук, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары мәдәният учреждениеләренә ташламалы йөрү хокукына ия. Бүгенге көндә мондый чараларга 3 мең кеше җәлеп ителгән”, – диде Лира Игътисамова.
Сугышчан бурычларны үтәү барышында күрсәткән хезмәтләре өчен Русия Герое исеменә лаек булган яки Русия орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән яугирләргә бер тапкыр һәм түләүсез җир участогы бирү турында закон проекты эшләнгән.

Башкортстан Башлыгы хәрби бурычларны үтәгәндә яраланган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашырга планлаштыруын белдерде.

Республика аграрийлары барлык мәйданнарның 90 процентыннан уңыш җыеп алган, бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлек мәйданнарның 97 процентыннан җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 19,4 центнер тәшкил итә. 3,225 миллион тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган да инде. Бу республика кулланганнан 1 миллион тоннага күбрәк. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас