

Эш остаханәләрендә 60 инвалид мәшгуль булачак. Проект Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм «ПОЛИЭФ» предприятиесе арасында имзаланган килешү кысаларында гамәлгә ашырылачак. Республика өчен бу - дәүләт белән бизнес хезмәттәшлегенең яңа форматы, ул кешеләрнең социаль интеграция системасын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
"2019 елдан Башкортстан Республикасында коммерцияле булмаган оешмалар көче, төбәк Башлыгы һәм безнең министрлык ярдәме белән Уфада менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне комплекслы озата бару актив һәм уңышлы алга китте — инвалидларны көндезге эш белән тәэмин итү өчен уку-күнекмә фатирлары һәм беренче остаханәләр ачылды. Безнең чираттагы бурыч - бу тәҗрибәне республика күләмендә куллану. Проектны гамәлгә ашыру уңышлы булачак һәм Русиянең башка субъектлары тарафыннан да актив кулланылачак дип ышанам. Без диалогка һәрвакыт ачык һәм тупланган тәҗрибәбез белән уртаклашачакбыз», — дип билгеләп үтте гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.