+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Октября 2023, 09:35

Киртәләрне җимерергә ярдәм итик!

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен II форум-күргәзмә эшен башлады.

Киртәләрне җимерергә ярдәм итик!Киртәләрне җимерергә ярдәм итик!
Киртәләрне җимерергә ярдәм итик!
Әлеге форум Башкортстанда икенче тапкыр үтә. Фойеда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын җиңеләйтүче заманча җиһазлардан, ясалмалардан күргәзмә оештырылган иде. Анда тернәкләндерү чаралары, протезлар, имплантлар, ортопедик аяк савытлары, “акыллы” җайланмалар белән танышырга мөмкин булды. Шулай ук, биредә Башкортстанда инвалидлыгы булган кешеләр үз куллары белән ясаган уенчыклар, сувенирлар, ювелир бизәнгечләр дә куелган иде. Күргәзмәдә барлыгы илнең 12 төбәгеннән 50 компания катнашты.
 
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү. Яңа проблемалар һәм карарлар " дип аталган пленар утырышны Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт думасы депутаты Михаил Терентьев ачты. "Миннән пленар сессияне алып барырга ярдәм итүләрен сорагач, бик теләп ризалаштым, чөнки Башкортстан минем өчен һәрвакыт әйләнеп кайтырга теләгән урынга әверелде. Республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерәсем килә, ул барысын да хуплый, ярдәм итә. Форум икенче тапкыр уза. Һәм безнең өчен фикер алышу, яңа тернәкләндерү технологияләрен карау урыны булып тора”, — дип билгеләп үтте Михаил Терентьев.
 
Уфада үтүче форум кысаларында Башкортстан предприятиеләре инвалидларны укыту, яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру турында Стратегик башлангычлар агентлыгы белән килешүләр имзалады. “Һәркем өчен ачык” проекты кысаларында инклюзив килешүләр әйдәп баручы 20 компания белән төзелде, алар арасында “Уфа” аэропорты, “Башинформсвязь”, “Иминлек” республика геронтология үзәге һәм шәхси предприятиеләр бар. Эш бирүчеләр мөмкинлекләре чикле кешеләрне укытырга, алар өчен эш урыннары һәм эш шартлары булдырырга, инвалидлар эшли алырлык җитештерү җиһазлары сатып алырга вәгъдә бирә.
 
Форум өч көн эшләячәк. Бу вакыт эчендә эшлекле 37 чара, осталык дәресләре узачак, уфалыларга һәм кунакларга табиблар консультация бирәчәк, республикада 2012 елдан бирле үткәрелүче “Киртәләрне җимереп” инклюзив иҗат фестиваленең гала-концерты үтәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас