+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Октября 2023, 12:00

Җан җылысыннан ризык тәмләнә

Ел саен 20 октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре һәм кулинария белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - пешекчеләр көнен бәйрәм итәләр.  

Җан җылысыннан ризык тәмләнәҖан җылысыннан ризык тәмләнә
Җан җылысыннан ризык тәмләнә
“Пешекче һөнәрен үзе тәмле итеп пешерергә яраткан кеше генә сайлый”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Кырмыскалы районының Константиновка авылында яшәүче Татьяна Зонова да зур осталык, көч, түземлек таләп итә торган бу һөнәрне очраклы гына сайламаган. Бу эшкә сәләт аңа әнисеннән килә.

— Без ишле гаиләдә ике малай һәм җиде кыз үстек. Тугыз балага ризыкны әни һәрвакыт төрләндереп һәм бик тәмле итеп әзерли иде. Кул арасына керә башлагач, без дә аңа һәрвакыт ярдәмләшеп үстек. Баштарак әниебезнең яратып әзерли торган ризыкларын пешерсәк, тора-бара үземнең дә шундый рецептлар барлыкка килде. Гомумән, ризык әзерләүдән бервакытта да туймыйм. Көн буе эштә булсам да, кайткач икенче сулыш ачыла – якыннарымны да тәмле ашлар белән сөендерәсе килә, — ди Татьяна Александровна.
Тумышы белән ул Казахстан якларыннан. Безнең районга 30 ел элек килен булып төшкән. Шуннан бирле барлык гомере ризык әзерләү өлкәсе белән бәйле. 15 ел Район кулланучылар җәмгыятенең икмәк комбинатында хезмәт салган. Ул теләсә нинди ризыкны матур итеп тәкъдим итү сәләтенә дә ия. Аның кулында гади генә ризыклар, кешеләргә шатлык һәм ләззәт бүләк итеп, сәнгать әсәренә әверелә. Шуңа район һәм республика күләмендә узган чараларда әлеге оешманың күргәзмәләрен әзерләү аның иңнәренә йөкләтелә. Бу эшкә ул һәрвакыт зур теләк белән алына. Чөнки пешекче һәм кондитер – ул шул ук рәссам. Иҗади караш булмаса, ризыклары шундый тәмле дә, матур да килеп чыкмас иде.
Кечкенәдән рәссам булырга хыялланса да, кайбер сәбәпләр аркасында теләгенә ирешә алмый һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң Чи-ләбедә секретарь-машинистка белгечлеген үзләштерә. Ләкин бу һөнәре буенча бер генә көн дә эшләргә туры килми, ә менә балачак хыялы, өлешләтә булса да, тормышка ашкан дияргә мөмкин. Чөнки бүген ул ризык әзерләгәндә үзенең барлык фантазиясен, иҗади карашын, сәләтен эшкә җигә. Даими эзләнүләр, яңадан-яңа рецептлар уйлап чыгару, булганнарын тагын да төрләндерү өстендә эшли.
“Яхшы пешекче табибка тиң” дигән мәкаль бар. Чынлап та, пешекче, табиб кебек үк, ул үз эшенә битараф булырга тиеш түгел. Белүебезчә, кешенең сәламәтлеге, кәефе, эшчәнлеге, тәү чиратта, аның ничек туклануына бәйле. Бүген инде “Муравей” кафесында пешекче-кондитер булып хезмәт салучы Татьяна Зонова төрле ашлар, пылау, шашлык, кондитер изделиеләре әзерләп кенә калмый, ризыкларны табынга матур итеп бизәп чыгарырга һәм кафега килүчеләрне тагын да сөендерергә тырыша.
Гаиләсендә — сөекле хатын, ике баласының хәстәрлекле әнисе ул. Көн буе эштә булуына, күпләп мал асрауларына карамастан, калган барлык вакытын ул аш бүлмәсендә үткәрә. Якыннарын да тәмле-тәмле ризыклар белән сөендерергә ярата. Шуңа көндәлек аш-суы да бәйрәм табынына әзерләгән кебек.
Әйе, кайвакыт алган белем белән яраткан эш туры килмәскә дә мөмкин. Ә Татьяна Зонова, үзен бу һөнәргә багышлап, һич кенә дә ялгышмаган.
“Эшен яратып, күңел җылысын сайлап башкара. Безнең өчен Татьяна Александровна — зур табыш, ул пешергән тәмле ризыклардан барысы да канәгать кала”, — ди кафе җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас