

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары 6466 хәбәр теркәгән. Аларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына кагыла. Халыкны күпчелек юллар, төзекләндерү, җәмәгать транспорты, сәламәтлек саклау темасы борчый. Барлык мөрәҗәгатьләр дә ЦУР хезмәткәрләре һәм министрлыклар, ведомстволар, район хакимиятләре эшкә алган.
Менә берничә мисал. Сибайда Чайковский урамы, 2 һәм Ленин урамы, 44, 48 адреслары буенча урамнар яктыртылган. Проблема бер кешенең социаль челтәрләргә мөрәҗәгатеннән соң хәл ителгән. Янмаган фонарьлар турында шикаятьне 2 октябрьдә Башкортстанның ЦУР роботы тоткан, Сибай хакимияте бу проблеманы эшкә алган. “УЖКХ” подряд оешмасы белгечләре, төзексезлекнең сәбәбен ачыклаган һәм аны бетергән. 12 октябрьдә бөтен кварталдагы фонарьлардагы лампаларны алмаштырганнар һәм урам утлары хәзер балкып тора.
Ә монысы – Уфада яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен оператив эшкәртү үрнәге. 10 октябрьдә уфалыларның берсе Комсомол һәм Рязань урамнары киселешендә урнашкан светофорга игътибар итә һәм аны боруларын сорап яза. Башкортстанга идарә итү үзәге хезмәткәрләре Уфа хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе белән элемтәгә керә. 11 октябрьдә “Уфагорсвет”тан коллегалар светофорны төзәткән. Исегезгә төшерәбез: башкалада эшләми торган светофорларны күрсәгез, 278-88-70 телефоны буенча “Уфагорсвет”ның тәүлек әйләнәсе эшләүче авария хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
Октябрьский шәһәренең 35нче бистәсендәге балалар мәйданчыгында уен элементлары – гамак һәм экскаватор ватылуы турында 4 октябрьдә бер ханым язган. Комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, ә Октябрьский шәһәре хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Территориянең “Башкортстан ихаталары” программасы буенча төзекләндерелгәнлеге һәм гарантиядә булуы ачыкланган. Подрядчы компания ватылган корылмаларны үз акчасына ремонтлаган. Эшләр 10 октябрьдә тәмамланган.
Тагын бер мисал. “Сибайда Цюрупа урамындагы, 29нчы һәм 34нче йортлар янында урамны яктырту системасы тергезелгән. Социаль челтәрләрдә теркәлгән мөрәҗәгатьтән соң, белгечләр җитешсезлекне бетергән һәм фонарьлардагы лампаларны алмаштырган. Бу – Башкортстан ЦУРы, Сибай шәһәре хакимияте, “УЖКХ” һәм подрядчы оешма белгечләренең уртак эше нәтиҗәсе. Комментарийларда халыкның рәхмәтен укып куандык”, – дип язалар ЦУРдан.
Октябрьский шәһәренең Җиңү паркында хәзер яңа юл салынган. Аны төзекләндерүне урындагы хатын-кыз сораган булган. Ул августта социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать калдырган, Октябрьский хакимияте моны эшкә алган. Халыкның үтенече очраклы түгел. Җиңү паркын төзекләндерү “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы буенча алып барылган булган инде. Ул вакытта брусчатка салу быел җәйгә планлаштырыла. Юлларны төзекләндерү июльдә башланган, ә сентябрьдә тәмамланган.
Һәм менә тагын бер мисал. Уфаның Ермолова урамындагы 39нчы йортта яшәүче кеше социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң агачларны кискәннәр. Аларның ботаклары куркыныч тудыра башлавы, электр линиясе чыбыклары өстендә чайкалып торуы турында социаль челтәрләрдә урындагы хатын-кыз хәбәр итә. Республикага идарә итү үзәге, Дим районы хакимияте күрсәтмәсе буенча коммуналь хезмәткәрләр агачларны оператив рәвештә кискән.