+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 октябрь 2023, 04:02

15 чөгә бит, 15 чөгә...

Балыкчы закон бозган. Ә тоткан балыгы кая булган?

15 чөгә бит, 15 чөгә...15 чөгә бит, 15 чөгә...
15 чөгә бит, 15 чөгә...

Бөре районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре законсыз тотылган чөгә балыкларын алып кайтып баручы шоферны тоткарлаган, дип хәбәр итә Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында.

Хезмәтне башкарганда ЮХХДИ хезмәткәрләре Уфа - Яңавыл автоюлының 103нче километрында Кырмыскалы районыннан 38 яшьлек кешенең «Лада Нива»сын туктаталар. Автомобильдә инспекторлар 15 чөгә балыгы тапкан, аларга товар документлары булмаган. Багаж бүлегендә су астында балык тоту өчен җиһазлар һәм мылтыклар табылган.

Урынга тикшерү-оператив төркем чакырылган. Полиция хезмәткәрләре балык һәм җиһазларны тартып алган. Машинаны штраф стоянкасына урнаштырганнар. Ирне урындагы полиция бүлегенә алып килгәннәр.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас