+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 октябрь 2023, 14:00

Уфада депутатлар аллеясе утыртылды

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Уфаның 88нче мәктәбе янындагы аллеядә агачлар утыртуда катнашты.

Уфада депутатлар аллеясе утыртылдыУфада депутатлар аллеясе утыртылды
Уфада депутатлар аллеясе утыртылды

– Әлеге чара сәяси акция түгел, – диде, чараны ачып, парламент спикеры Константин Толкачев. – Бу – депутатларның шәһәребезне бизәү, аны бераз уңайлырак итү теләгеннән. Барлык агач үсентеләре шәхси акчага сатып алынды, һәм бу 450 еллык юбилейга әзерләнүче шәһәрне үзгәртүгә кечкенә өлеш кертәчәк.

Биредә район халкы өчен яңа, уңайлы урын барлыкка килүе өчен без бик шат.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев билгеләп үтүенчә, ел саен шәһәрдә территорияне комплекслы төзекләндерү һәм ландшафт дизайнерларын җәлеп итү белән 14 яңа тематик аллея барлыкка килә. Әмма эшләр тиз бара, һәм Парламент аллеясе быел инде унсигезенче булачак. Акция барышында депутатлар тарафыннан 30га якын юкә үсентесе утыртылды. Барлык агачлар да исемле һәм каталогка кертелгән, аны QR-код ярдәмендә “Яшел Башкортстан” сайтында карарга мөмкин.

Агач утыртудан тыш, буш урында төзееш эшләре бара. Биредә юллар, эскәмияләр барлыкка киләчәк, нәтиҗәдә, территория шәһәр халкының күркәм ял итү урыны булачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас