+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 октябрь 2023, 14:15

Килешүләр саны арта

2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, теркәлгән хокуклар һәм күчемсез милек белән килешүләр саны, хокукларны туктату һәм хокукларны чикләүне кертеп, 1,3 миллионнан артык тәшкил итте, шуларның 57 проценнтан артыгы электрон форматта гамәлгә ашырылды.

Килешүләр саны артаКилешүләр саны арта
Килешүләр саны арта

Төбәк Мәскәү өлкәсеннән һәм Мәскәү шәһәреннән соң өченче урында тора. Бу хакта "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец сөйләде.

- Республикада күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча "Росреестр" хезмәтләрен алу өчен көн саен 4 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Агымдагы елда ипотека килешүләрен, өлешле төзелештә катнашу килешүләрен теркәү үсеше күзәтелә. Шулай ук торак урыннарны сатып алу-сату килешүләрен теркәүнең квартал саен артуы билгеләнә - республикада мондый килешүләр беренче кварталда 24,7 мең булса, икенчесендә – 32,6 мең, өченчесендә – 40 мең, - дип аңлатты Петр Клец.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас