

Республика Башлыгы Радий Хәбиров кичә Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәне яхшы яңалыктан башлады: быел 9 айда юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны 8,7 процентка кимегән. “Безнең анализлар буенча, биш ел эчендә, минемчә, 2021 елда гына бераз үсеш булды, ә башка елларда безнең эзлекле эш-гамәлләребез юл-транспорт вакыйгасында һәлак булучылар саны кимүгә китерде”, – диде төбәк җитәкчесе.
2024 елда Уфада “Русия – спорт державасы” ХIIІІ Халыкара форум узачак. Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов киңәшмә барышында әлеге чара республиканың спорт берләшмәсе тормышында әһәмиятле вакыйга булачак, чөнки ул төбәк башкаласының 450 еллыгы кысаларында узачак, дип билгеләп үтте. “Без форумны иң югары дәрәҗәдә уздыруны гарантиялибез”, – дип ассызыклады
Руслан Хәбибов.
Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 82 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Бүген республикада 111 пациент, шул исәптән 67 өлкән яшьтәге кеше стационар дәвалану уза. 963 авыру амбулатор рәвештә дәвалана, шуларның 446сы – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр
Башкортстанның көньяк өлешендә инде кар яуды. Шуңа бәйле рәвештә республика Башлыгы киңәшмәдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм төбәк Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. “Репортажларны күрдек. Инде бозлавык та, юл-транспорт һәлакәтләре дә теркәлә. Нәкъ менә шушы чорда, кеше психологик яктан кышкы йөртү стиленә, кышкы шартларга күчкәндә, авыр очракларга юл куймас өчен актив эшләргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.
“Ел башыннан район универмагларын реконструкцияләүгә һәм тергезүгә инвестицияләр күләме 113,1 миллион сум тәшкил иткән, шуларның 36,58 миллион сумы – “Башпотребсоюз” кертемнәре. Ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил итәчәк”, – дип хәбәр итте сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Чагыштыру өчен: 2020 елда системага инвестицияләр күләме – 2,4 миллион сум, 2021 елда – 16,2, 2022 елда – 100 миллион сум тәшкил иткән. Мәсәлән, августта Күгәрчен районының Морак авылында универмаг ачылды. Реконструкция эшенә 4,1 миллион сум акча салынган. Барлык мәйданнарны кече бизнес вәкилләре арендага алган.
Борайда 2 миллион квадрат метр мәйданлы универмагны капиталь ремонтлауга 12 миллион сум акча юнәлтелгән. Беренче кат биналарын челтәрле кибет арендалый.
Икенчесе кафе-кулинария өчен реконструкцияләнә. Авыргазы районында җитештерү цехын модернизацияләүгә 10 миллион сум акча тотынылган. Анда балык ярымфабрикатлары җитештереләчәк. Министр сүзләренчә, хәзер уннан артык муниципалитетны тәэмин итүче заказчы белән продукцияне поставкалау турында килешүләр төзелә. “Республикада кулланучылар кооперациясенең 60тан артык объекты яңартылды һәм модернизацияләнде. Без моның белән генә тукталырга җыенмыйбыз”, – диде министр.
“ОДК-УМПО” предприятиесе алдына куелган җитештерү бурычларын үтәү, серияле продукция җитештерү күләменең шактый артуы, яңа производстволар кертү белән бәйле рәвештә, киләсе елда 4800 эшче таләп ителәчәк. Бу хакта киңәшмәдә “ОДК-УМПО”ның идарәче директоры Евгений Семивеличенко белдерде. “Бу – дәүләт бурычы һәм без аны үтәргә тиеш”, – диде Радий Хәбиров һәм узган атнада “Ростех” дәүләт корпорациясе директоры Анатолий Сердюков катнашлыгындагы киңәшмәдә бу мәсьәләләрнең җентекле каралуын ассызыклады.