+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 октябрь 2023, 16:35

47 номинациянең 15ендә җиңү яуланган!

Башкортстан Russian Event Awards Халыкара премиясенең округ этабының 15 номинациясендә җиңүче булды.

47 номинациянең 15ендә җиңү яуланган!47 номинациянең 15ендә җиңү яуланган!
47 номинациянең 15ендә җиңү яуланган!


Башкортстан Республикасы Идел буе һәм Урал федераль округлары буенча Russian Event Awards Халыкара премиясендә 47 номинациянең 15ендә беренче урынны яулады. Мәсәлән, Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы «Иң яхшы халыкара эшлекле вакыйга» һәм Terra Zima «Иң яхшы театрлаштырылган урам тамашасы һәм карнавал» номинацияләрендә беренче урын алды. Бу хакта тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләгән.
- Чыннан да, төбәк масштаблы халыкара чаралар өчен мәйданчык буларак күтәрелү стадиясендә. Халыкара бизнес атналыгы кебек зур вакыйгаларны оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнәбез. 2022 елда форумга 3 меңгә якын кеше килгән, алар арасында - 24 илдән 500гә якын спикер. Нәтиҗәдә, форум «Иң яхшы MICE вакыйгасы» номинациясендә җиңүче булды. Russian Event Awards халыкара премиясенең округ этабында барлыгы 44 чара бүләкләнде, бу безнең халыкара дәрәҗәдәге федераль конгресс мәйданчыгы статусын исбатлый, – дип аңлатма бирде Маргарита Болычева.
Югарыда китерелгәннәрдән тыш, Санкт-Петербургта узган Башкортстан Республикасы көннәре «Вакыйгалы туризмны популярлаштыру буенча иң яхшы проект» номинациясендә җиңүче булды. Чарага 115 меңнән артык кеше килгән.

Бөтенрусия уеннар фестивале "Әйдә, уйнарга!" сентябрьдә Уфада узган "Иң яхшы балалар туристлык вакыйгасы" номинациясендә беренче урынны яулый. Фестивальгә 250 меңнән артык Уфа һәм республика кунаклары килгән.
Бу хакта тулы мәгълүматны Башкортстан Республикасы хөкүмәте сайтында https://pravitelstvorb.ru/news/22069/ сылтамасы аша белер була.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас