

Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары барлыгы 4581 мөрәҗәгать теркәгән, бу бер атна элек булганнан 1885кә кимрәк. Халыкны күпчелек торак-коммуналь хуҗалык, юллар, төзекләндерү, җәмәгать транспорты, сәламәтлек саклау проблемалары борчый. Бөтен мөрәҗәгатьләрне дә ЦУР, министрлыклар, ведомстволар, район хакимиятләре хезмәткәрләре эшкә алган.
Менә шуларның берничәсе. Кушнаренко районының Казарма авылында махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенә кое казырга ярдәм иткәннәр.
Август башында социаль челтәрләрдә яугир якыннарына эчәр су проблемасын хәл итәргә ярдәм итүләрен сорый. Комментарийны Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системасы тота. Кушнаренко районы хакимияте һәм Иске Тукмаклы авыл Советы әлеге инцидентны эшкә ала. Авыл Советы хезмәткәрләре хәрбинең әти-әнисе йортына бара һәм иске коеда суның, чыннан да, аз булуын раслый. Яңа кое казырга карар итәләр. Сентябрьдә яугирнең гаиләсе кое өчен боҗралар сатып алган. Авыл Советы подрядчы оешма табу белән белгечләр эшкә керешкән. 10 октябрьдә кое казылган, хәзер хуҗаларга суны өйгә кертәсе генә калган.
Иске Тукмаклы авыл Советына караган авыллардан СВО зонасында 5 ирекле һәм 6 мобилизацияләнгән кеше хәрби бурычларын үти. Яугирләр һәм аларның гаилә әгъзалары еш кына Кушнаренко районы хакимияте башлыгына да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Ватанны саклаучыларның бер генә үтенече дә игътибарсыз калдырылмый, проблемалары хәл ителә.
Баймакта Салават Юлаев урамына асфальт салу тәмамланган. Юлның тулысынча төзекләндерелмәгәнлеген социаль челтәрләрдә урындагы кешеләрнең берсе искә төшергән. Мөрәҗәгатьне Башкортстан ЦУРы роботы тоткан. Баймак шәһәре хакимияте бу инцидентны эшкә алган, Салават Юлаев урамындагы юлны ремонтлау этаплап алып барылуы ачыкланган: эшләрнең бер өлеше былтыр башкарылган, тагын 700 метрны агымдагы ел ахырына кадәр ремонт графигына керткәннәр. 10 октябрьдә Баймак шәһәре хакимияте хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, әлеге урам тулысынча асфальтланган.
Тагын бер яхшы хәбәр: Әбҗәлил районының Зеленая Поляна авылында Гагарин урамында яшәүче кеше социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң, подрядчы оешма асфальт япманы тергезгән. Гомумән алганда, Башкортстанга идарү итү үзәге мәгълүмат системалары бер атнада юллар буенча 820 мөрәҗәгать теркәгән. Алар барысы да контрольдә, кайберләре инде эшләнгән.
Нефтекамада 4нче балалар бакчасы һәм 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар корпусы арасындагы җәяүлеләр юлында баганалардагы яктырткычлар алмаштырылган. Хәзер балалар һәм аларның әти-әниләре кич белән тыныч йөри ала: тротуарлар якты. Баймак шәһәренең Социалистик һәм З. Биешева урамнарында да утлар кабынган. Бу, шулай ук, биредә яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә хәбәр иткәннән соң эшләнгән. Баймак шәһәренең коммуналь хуҗалыгы белгечләре һәр фонарьны тикшергән һәм төзексезлекнең сәбәбен ачыклаган. Аннары линия ремонтланган һәм яктылык бирелгән. Комментарийларда халык рәхмәт сүзләре язып калдырган.
Уфада “Инорс” бистәсендә “121нче гимназия” тукталышында мәйданчык ремонтланган. Юлда тротуар плиткасының җимерелүе турында шушында яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә яза. Проблеманы хәл итү белән башкаланың Калинин районы хакимияте шөгыльләнә. Берничә көннән соң тукталыш павильоны янындагы юлны ремонтлыйлар.
Туймазыда Комаров урамы, 28/1 адресы буенча бишенче подъезд тамбурында идәннәр ремонтланган. Бу да социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьтән соң эшләнгән. Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьне 16 октябрьдә теркәгән. Икенче көнне идарәче компания хезмәткәрләре мәсьәләне хәл иткән.