+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 октябрь 2023, 09:17

Ун яшьлек баланы урамда калдырган

"Бөтен дөнья да баланың бер тамчы күз яшенә тормый." Автобус шоферы Достоевскийны онытканмы?

Ун яшьлек баланы урамда калдырганУн яшьлек баланы урамда калдырган
Ун яшьлек баланы урамда калдырган

Уфада 74нче автобус йөртүчесе 10 яшьлек кызны урамда ялгыз калдырган, чөнки аның апасының карта буенча түләүләре үтмәгән, дип хәбәр итә Башкортстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.

"Автобустан башта сеңлесе чыга, ә апасы карта белән исап-хисап ясый. Әмма "Алга" да, "Сбербанк" картасы да эшләми, шуңа күрә шофер ишекне яба һәм аны алып китә, ә кечкенә бала елый-елый тукталышта ялгыз кала", – диләр ведомствода, кызларның әнисе сөйләвеннән чыгып.

Гаилә белән УПАП-1 җитәкчелеге элемтәгә керә. Компаниянең директор урынбасары Радик Зарипов шәхсән аларга килеп, шоферның гамәле өчен гафу үтенә.

"Мин пассажирларга карата булган хәл өчен гафу үтенергә телим. Шоферлар һәм кондукторлар, бернинди шартларда да, билеты булмаган яки автобуста барганда юл хакын түли алмаган баланы мәҗбүри төшерергә тиеш түгел. Мондый очракларның һәрберсе җентекләп өйрәнелә һәм кадрлар комиссиясендә карала", - дип билгеләп үтте Радик Зарипов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас