+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 октябрь 2023, 18:05

Сәяхәтче белән очрашу үтте

Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк китапханәсе Талбазы авылындагы белем оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Шушы көнәрдә биредә үз иленең чын патриоты, журналист, Русия география җәмгыя­тенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе медиатөркеме җитәкчесе, сәяхәтче Рөстәм Сираҗетдинов белән мавыктыргыч очрашу узды.

Сәяхәтче белән очрашу үттеСәяхәтче белән очрашу үтте
Сәяхәтче белән очрашу үтте
Әлеге чараны география укытучылары – Семенкино авылыннан Венера Ишбулдина, район үзәге лицееннан Рәйсә Әхмәтҗанова, 2нче мәктәптән Рамил Диваев оештырды.
Рөстәм Харис улы – күпкырлы шәхес: кызыклы, тирән мәгънәле материаллар язучы чагу, талантлы журналист, шулай ук меңәр километр юл, күпсанлы тау үрләрен һәм туристик маршрутларны буйсындырган сәяхәтче. “Россия-21” экспедициясенең иң өлкән әгъзасы да ул. Әйткәндәй, Русия география җәмгыяте, Спорт туризмы федерациясе һәм Русиянең Мәгариф министрлыгы белән берлектә ил Президенты грантлары исәбенә тормышка ашырылган әлеге проект, экспедициянең нечкәлекләре турында китапханәгә җыелган яшьләр зур кызыксыну белән тыңлады.
Рөстәм Сираҗетдиновның БСТ каналында атна саен пәнҗешәмбе эфирга чыккан сәяхәтләр, туган ягыбыз табигате турындагы “Минем планета – Башкортстан” тапшыруын да күпләр яратып карый.
Очрашуга күренекле сәяхәтче белән берлектә Русия география җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы Яшьләр клубы җитәкчесе Данил Денисов та килгән иде. Ул Яшьләр клубы, аның сафларына керү, Русия география җәмгыяте волонтеры булу һәм экспедицияләрдә катнашу шартлары турында сөйләде.
Чара ахырында мәктәп укучылары үзләренең чагу тәэссоратлары белән уртаклашты.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас