

Быел муниципалитетларны финанслауны исәпкә алып, ихаталарны төзекләндерүгә 1,27 млрд сум акча тотынылган, шуларның 12 млн сумы - милекчеләрнең үз акчалары.
"Быел безнең ихаталарны төзекләндерү чаралары Башкортстанның 30 муниципалитетында күпфатирлы 246 йорт территориясенә кагылды, аларда 50 меңгә якын кеше яши. Без 4550 парковка урыны булдырдык, 152 балалар һәм спорт мәйданчыгы, 84 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы урнаштырдык. Киләсе елга планнар билгеле инде. "Башкортстан ихаталары" – безнең халык арасында иң кирәкле программаларның берсе, аны гамәлгә ашыруны без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез", - дип язган социаль челтәрләрдәге битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Стәрлетамак шәһәрендә Ленин проспекты, 87, Ходайбирдин урамы, 130, 132 санлы йортлар янындагы балалар мәйданчыгы кәрәз формасында эшләнгән, бу Башкортстан Республикасы өчен бик символик. Проектта шулай ук юлның һәм парковка урыннарының асфальт-бетон япмасын яңарту, төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү зоналарын яшелләндерү, яктырту һәм төзекләндерү эшләре каралган.
Фото: "Башинформ"