

Конкурсның округ финалында Башкортстаннан Вадим Гомәров ("Россельхозбанк"), Александр Култаев ("Открытие" банкы), шәхси эшкуар Станислав Морозов, Денис Сабиров (Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге), Илдар Хәмитов ("Башкирэнерго") җиңүче булдылар.
Алар 2024 елның февралендә узачак суперфиналда катнашачак. Моннан тыш, барлык округ финалларында җиңүчеләр 1 миллион сум күләмендә грант һәм Русиянең әйдәп баручы идарәчеләре арасыннан остазлар белән эшләү мөмкинлеге алачак. Суперфиналда барлыгы 300 кеше катнашачак.