

“30 октябрьдән “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре тарафыннан „Июнь“ сәүдә үзәгендәге "Джанго парк" уен үзәгенең эше вакытлыча туктатылды. Судка җибәрү өчен материаллар әзерләнә. Инфекция таралу куркынычы юк", — диелә ведомство хәбәрендә.
Билгеле булуынча, кичә Уфада туган көн бәйрәмендә булган балалар эчәк инфекциясе эләктергән. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Туган көн бәйрәмен шәһәрнең зур сәүдә үзәкләренең берсендәге учреждениедә билгеләгәннәр. Чарадан соң, кечкенә балалар күпләп авырый башлый. Агулану билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать итүче балаларның саны 20гә җиткән.
“Роспотребнадзор” белгечләре эпидемиологик тикшерү башлаган. Шулай ук шәһәрнең Октябрь районы прокуратурасы һәм Тикшерү комитетының район бүлеге дә тикшерүләр үткәрә һәм балаларның агулауның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.
Фото:прокуратура РБ