- Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Мин сезне шундый күркәм форумда сәламләвемә шатмын. Барыннан да бигрәк оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Һәр кеше өчен туган тел - ул төп байлык. Һәм урыс теле дәүләт теле буларак рәсмиләштерелгән, шулай ук татар, башкорт һәм башка төрки телләр бер-берсен аңлап һәм хөрмәтләп яшәгән илебездә - без шундый байбыз! Конференциядә катнашучыларга уңышлар телим! - дип сәламләде Римма Үтәшева.
Исегезгә төшерәбез, чара Русия Мәгариф министрлыгы, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Русия татарлары милли-мәдәни автономиясе” федераль иҗтимагый оешмасы, “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме, шулай ук Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның финанс ярдәме белән оештырыла. Чарада, шулай ук, Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина да чыгыш ясады.
Конференция бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында уза.
Фото: Римма Үтәшеваның телеграмм-каналыннан, t.me/rimmautiasheva