Яңартылган скверда – мемориаль такта
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгында урындагы активистлар батырга тактаташ кую идеясе белән Ишембай шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә “Урындагы башлангычларга ярдәм” (ППМИ) программасы кысаларында Муса Гәрәев исемендәге урамның нәкъ уртасында уңайлы, матур, төзекләндерелгән сквер һәм мемориаль такта барлыкка килә.
Скверны ачу тантанасында Уфа кунаклары, шәһәр халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Шулай ук әфганчылар, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм әлеге вакытта ялда булучы егетләр дә чакырылган иде.
Кызыл тасманы Ишембай шәһәре хакимияте башлыгы Илшат Шакиров һәм Муса Гәрәевның килене Светлана Гәрәева кистеләр.
– Әлеге скверның ачылуында урындагы халыкның өлеше зур булуын ассызыклап үтәсем килә. Бергә һәм бердәм булуыбыз нәтиҗәсендә эшебез уңышлы килеп чыкты. Алдагы көннәрдә дә шәһәребез матурлансын өчен бергәләп эшләячәкбез, – диде Илшат Салават улы.
Ул Ишембай шәһәренең иҗтимагый тормышында актив катнашучы, ППМИ программасын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүчеләргә Рәхмәт хаты тапшырса, “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламова Муса Гәрәевның 100 еллыгына чыгарылган китабын бүләк итте.
– Батыр йөрәкле легендар очучыга шундый хөрмәт күрсәтүегездән зур шатлык кичердем. Сквер матур, уңайлы һәм зур. Монда күп көч салынганлыгы күренеп тора. Бу изге эштә катнашучы һәркемгә Гәрәевлар гаиләсе исеменнән рәхмәтемне җиткерәм, – диде Светлана Гәрәева.
Җыр-моң белән үрелеп барган чараның ахырында күпләрнең игътибарын күктәге самолетлар җәлеп итте: болытлар арасыннан бер-бер артлы ике самолет, артларыннан ап-ак сызыклар калдырып, шәһәр өстеннән очып үтте.
Гәрәевлар – башкаларга үрнәк
Буранчы бистәсендә урнашкан 5нче мәктәптә Муса Гәрәев исемендәге сыйныф ачылды.
Мәктәп бай тарихлы. 1932 елда Ишембай нефть яткылыгы файдалануга тапшырылгач, бер елдан палаткалардан торган мәктәп булдырыла. Башта башлангыч сыйныф укучылары гына белем ала, соңрак барак төрендә мәктәп төзелә. Ә инде 1957 өч катлы яңа бина сафка кертелә.
Тыштан балкып торган мәктәп янына килеп туктап, капкасын ачып керүгә, безне мәктәп директоры Ләйсән Әхмәтҗанова каршы алды. Бинаның эченә узгач та якты, җылы һәм заманча ремонтлы бүлмәләрдә мәктәпләрдә генә була торган илаһи мохиткә чумдык. Танышуны музейдан башладык. Монда мәктәп тарихында фидакарь хезмәте белән якты эз калдырган укытучылар, В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән тирәнтен танышырга мөмкин.
Мәктәп укучыларын бер йодрык итеп тотып торган, актив тормыш позициясен алга сөргән, илгә сөю, мәхәббәт тәрбияләгән пионер оешмасы тарихына кагылышлы әйберләрнең күплеген күреп, аларның ничек сакланганын сорадым.
– Мин бу мәктәптә 25 ел эшләдем, шуның 19 елы – пионервожатый вазыйфасында. Ул чорны әле дә сагынып искә алам. Хезмәтемне яратып башкардым. Балалар да актив пионер тормышы белән яшәде. Дружинабыз белән бик күп тапкырлар төрле ярышларда җиңүче булдык. Укучыларыбыз СССРның иң атаклы һәм илнең пионер оешмасының визит карточкасы булып саналган “Артек”, “Орленок” лагерьларына берничә тапкыр путевка белән бүләкләнде. Тимурчылар командасының үрнәкле эше өчен тоташ звено (5 кеше) әгъзалары “Артек”ка путевка белән бүләкләнде.
Әле музейга куелган әйберләрнең барысын да кадерләп сакладым, чөнки аларда – чын тарих. Бүгенге укучыларыбыз аларның әти-әниләре, картәни-картәтиләре укып үскән гәзит-журналлар белән танышырга, пионер быргысы, барабаны, кызыл галстук, пилоткаларны да күреп белергә тиеш, минемчә, – диде музей җитәкчесе Нина Мельникова.
Музейдан чыгуга грек-рим көрәше белән шөгыльләнү залына үттек. Ул 2021 елда “Спорт көрәше – Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында булдырылган.
– Түгәрәккә егермедән артык бала йөри. Шушы кыска гына вакыт эчендә уңышларга да ирешергә өлгердек. Укучыларым белән ярышларда катнашып, җиңүләр яулыйбыз, – ди классик көрәш (грек-рим көрәше) буенча СССР спорт мастеры, икенче квалификация категорияле тренер Радик Рәхимов.
Мәктәп белән танышып чыккач, тамаша залына уздык. Монда тантаналы чара әзерләнгән иде. Әлеге чарага Уфа кунаклары – Русиянең мактаулы урта һөнәри белем бирү хезмәткәре, Башкортстанның мәгариф отличнигы, Муса Гәрәевның килене Светлана Гәрәева (ул Гәрәевларның икенче улы – Евгенийның хатыны) һәм “Кызыл таң” гәзите журналисты, “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” китабы авторы Зөһрә Исламова да чакырулы иде. Чарада мәктәп укучылары һәм укытучыларыннан тыш, ата-аналар, урындагы халык та катнашты.
Светлана Тимербай кызы үзенең чыгышында Муса Гәрәевның батырлыгы хакында сөйләде, биографиясенә тукталды, истәлекләре белән уртаклашты. Дөньяда, илебездә барган вәзгыятьтә нәкъ шушындый яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә булышлык итүче чараларның мөһимлеген ассызыклады һәм мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Светлана Гәрәева чыгышының азагында легендар очучы хакындагы документаль фильмны тәкъдим итте.
Әйткәндәй, Светлана Гәрәева Муса Гәрәевның исемен мәңгелештерүгә зур өлеш кертә. Ул үзе эшләгән Уфадагы Статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжында “Туган якны өйрәнү” түгәрәген җитәкләп, Муса Гәрәев шәхесенә багышланган һәм ватанпәрвәрлек темасына ачык дәресләр үткәрә. Аның катнашлыгындагы шундый ук дәресләр Башкортстанның ДОСААФ төбәк бүлекчәсе белән берлектә республиканың төрле районнарында да уза.
Зөһрә Исламова, “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” китабының геройның йөз еллыгына багышлап чыгарылуын ассызыклап, аның эчтәлеге белән таныштырды. Зөһрә Наил кызы данлыклы якташы һәм авылдашы белән горурлануы һәм илешлеләрнең нәкъ Муса Гәрәев үрнәгендә илсөяр булып тәрбияләнүен әйтте. Ул да әлеге чараның мөһимлеген ассызыклап, яшь буын ишембайлыларның да ватанпәрвәр булып үсәчәгенә шиге юклыгын белдерде.
Буранчының старостасы Сания Ибәтуллина да үзенең хатирәләре белән уртаклашты:
– Мин Ишембайның 15нче мәктәбендә укыганда, безнең пионер дружинасы ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртер өчен ярышты һәм җиңеп чыкты. Дружинабыз Герой исемен йөртү хокукын яулагач, Муса Гәрәев белән очрашуга барды. Уфага баручылар арасында мин дә бар идем. Без легендар очучы белән аның Йоматаудагы бакчасында очраштык. Ул безне ачык йөз белән, нәкъ әтиләрчә каршы алды. Үзе зур шәхес булса да, гадилеге белән балалар күңелен тиз арада яулап алды. Без аңа ярдәмләшергә теләвебезне әйттек һәм ерак кына чишмәдән су ташыштык. Муса Гәрәев белән Галина Александровна безне кунак итеп, озатып калуы мәңгегә хәтердә калды. Кадерле укучылар, бүгенге очрашу да сезнең хәтердә озак сакланыр, чөнки сез дә шәхесләр белән тере аралашу мөмкинлегенә ия булдыгыз, – диде ул.
Кунаклар чыгышыннан соң Муса Гәрәев исемендәге сыйныф ачылу тантанасы узды. Батырның исемен йөртү хокукына 5нче сыйныф укучылары лаек булган. “Гәрәев сыйныфында укучылар нинди булырга тиеш?” – дигән сорауга алар болай җавап бирде: тәртипле, кыю, максатчан, актив, тәвәккәл, гайрәтле, батыр, чыдам, җаваплы һәм физик яктан нык!
– Кадерле 5нче сыйныф укучылары! Бүген сез Муса Гәрәев исемендәге сыйныфка кабул ителдегез. Сезнең иңнәргә зур горурлык һәм җаваплылык ятты. Мәктәбебез укучыларына маяк булып, үрнәк күрсәтеп, башкаларны үз артыгыздан ияртергә тиешсез. Сезгә уңышлар телибез! – диде мәктәп директоры Ләйсән Дамир кызы.
Светлана Гәрәева да 5нчеләрне чын күңелдән котлады һәм республикада беренчеләрдән булып Гәрәев сыйныфы ачкан өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Бу көн бүләкләргә дә бай булды. Светлана Тимербаевнага мәктәп укучылары үз куллары белән ясаган самолет макеты бүләк итте.
– Бу безнең гаилә өчен иң зур бүләкләрнең берсе булачак, чөнки Евгений Муса улы да үз куллары белән эшләнгән төрле самолет макетлары җыя. Аның коллекциясендә 200дән артык самолет макеты бар. Әлегесе дә алар арасында урын алачак, – диде Светлана Гәрәева.
Тантаналы чара укучылар әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Ватанпәрвәрлек темасына багышланган җырлар һәм шигырьләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Зөһрә Галиева.