+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Ноября 2023, 12:50

"Сез - республиканың горурлыгы!"

2 ноябрьдә Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"Сез - республиканың горурлыгы!""Сез - республиканың горурлыгы!"
"Сез - республиканың горурлыгы!"

Орденнар, медальләр, мактау грамоталары белән Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 58 мәгариф һәм фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, сәүдә, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, дәүләт органнарының казанышлары билгеләп үтелде.

- Бүген без үз гомерен илебезгә һәм туган республикабызга хезмәт итүгә багышлаучыларга дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Бу залда укытучыларны, галимнәрне, табибларны, аграрийларны, мәдәният эшлеклеләрен, эшчеләрне, инженерларны, эшкуарларны төрле һөнәр ияләрен чын күңелдән сәламләргә шат, - диде Радий Хәбиров. - Бөтен ил белән бергә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтеп, без илебез халыкларының бердәмлеге, аларның Ватанга тугры булуы гына, аны якларга әзер торуының тынычлык һәм татулыкның төп шарты булуына һаман саен ныграк инанабыз.

Республика якташларыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыклары, аларның Ватанга фидакарь хезмәт итүләре белән горурлана. Һәм сезнең һәркайсыгыз, хөрмәтле дуслар, безнең балалар өчен иң яхшы үрнәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас