+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 ноябрь 2023, 06:13

"Башкиравтодор"ны 91 миллионга "утырткан"

Генеральный директорның нәфес капчыгы тишек булганмы?

"Башкиравтодор"ны 91 миллионга "утырткан""Башкиравтодор"ны 91 миллионга "утырткан"
"Башкиравтодор"ны 91 миллионга "утырткан"

Русия Тикшерү комитеты Башкортстан буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлеге «Башкиравтодор» җәмгыятенең генеральный директорына, «КИВИ» җәмгыяте директорына һәм директор урынбасарына «аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепләү белдерә.

«Башинформа»га төбәк Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2021 елда «Башкиравтодор» һәм «КИВИ» арасында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Караидел районында Бөре - Тастүбә - Сатка автомобиль юлын реконструкцияләү объектында инертив һәм юл-төзелеш материалларын ташуга килешүләр төзелгән. Гаепләнүчеләр, бер-берсе белән җинаятьчел килешү төзеп, ташу буенча күрсәтелгән хезмәтләр турында ялган товар-транспорт накладнойлары әзерләүне оештыра, алар заказчы тарафыннан чынлыктагы үтәлешен тикшермичә кабул ителә, шуннан соң тулы исәп-хисап ясала. Әшнәләр алынган акчаны үз ихтыяҗлары буенча куллана. Күрсәтелгән чорда алар 91 млн сумнан артык акча урлаган.

Нәтиҗәдә, "Башкиравтодор" бюджетына, (аның контроль пакет акцияләре Башкортстан Республикасына карый), югарыда күрсәтелгән суммага зыян китерелә.

Җинаять фактлары СКР тикшерүчеләре һәм ФСБ оперативникларының уртак эше барышында ачыкланган.

"Гаепләнүчеләр тоткарланды, алар белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла, сак чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Тоткарланганнарның эш һәм яшәү урыннарында тентүләр үткәрелгән, документлар, техник җайланмалар, шулай ук кыйммәтле әйберләр, 4,5 млн сумнан артык акча, ике "Mercedes-Benz G63 AMG" автомобиле һәм кыйммәтле брендлы 14 сәгать алынган. Тикшерүчеләр һәм оперативниклар акционерлар җәмгыятенең хуҗалык эшчәнлеген тикшерүне дәвам итә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

Фото:"Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас