

“Кадерле дуслар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмне билгеләп үтеп, без авыр сәгатьтә бердәмлек, батырлык һәм патриотлык күрсәтеп, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбызга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Халыклар бердәмлеге көне барыбызга да гражданлык бурычын, Ватанга мәхәббәт, яшьләрдә ил язмышы өчен җаваплылык тәрбияләүнең мөһимлеген искә төшерә.
Күпмилләтле һәм күпконфессияле Башкортстан өчен Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен берләшү һәм бердәмлек идеясе аерым әһәмияткә ия. Безнең төбәкнең халыклары Ватан язмышы өчен җаваплылыкны һәрвакыт тоеп тордылар, күп тапкырлар аны яклауга бастылар. Бөтен тарихы белән алар бернинди тел яки дин аерымлыкларының тынычлыкка һәм иҗат итүгә киртә булырга тиеш булмавын исбатлаганнар.
Башкортстан икътисадны һәм социаль өлкәне ышанычлы үстерә, халыкара хезмәттәшлек офыкларын киңәйтә, эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыра, Русия куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә.
Без республикабыз һәм илебез һәрвакыт уңайлы һәм имин территория, төрле милләт һәм дин кешеләре өчен туган йорт булып калсын өчен барысын да эшләргә тиеш.
Бәхет, тынычлык һәм яхшылык сезгә, кадерле якташлар! Бәйрәм белән!
Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров”.
Фото: glavarb.ru