Уран авылында яңа мәчет ачылды. Аны «Атайсал» проекты кысаларында авыл халкының һәм якташларның иганә исәбенә төзегәннәр. Төзелеш инициаторы булып фикердәшләрен үз тирәсенә берләштерә алган Марс Шәрипов тора.
Вахитовлар, Хабаровлар гаиләләре дә зур өлеш керткән, яхшы эшкә Каран авыл Советының башка торак пунктларында яшәүчеләр дә кушылган.
Алар мәчеткә дога кылырга килә, монда дини бәйрәмнәр үткәрәләр, яшь парларга үгет-нәсыйхәт бирәләр, исем кушу йоласын үткәрәләр, якыннарын соңгы юлга озаталар.
Яңа мәчеттә һәрвакыт күп кеше булсын, һәркем монда киләчәктә дә ышаныч һәм өмет белән килсен!" - дип яза "Бүздәк хәбәрләре".
Фото: "Бүздәк хәбәрләре".