+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2023, 13:54

Дүрт авазы дөнья байлыгына торырлык

Бүген Башкортстанда дәвалап булмый торган чирле 23 меңнән артык өлкән һәм 680 бала бар. Аларга Уфа хосписы ярдәмгә килә ала.

Дүрт авазы дөнья байлыгына торырлыкДүрт авазы дөнья байлыгына торырлык
Дүрт авазы дөнья байлыгына торырлык

Авдон авылында яшәүче Шамил Якуповның уенчыклары бик күп: агач пазллар, төрле җәнлек фигуралары, машиналар, гаджетлары, тагын... үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты, урам һәм йорт өчен кислород концентраторы, бугазында торба, корсагында янә берсе. Болар барысы да барысы да йөрәк авырулы, үпкәсе дә җитлекми туган малайның гомерен саклап калу өчен кирәк. Ә бит табиблар аның әти-әнисенә туганчы ук бик зур булмаган җитешсезлек булуын әйткән, аны тугач та операция белән төзәтергә вәгъдә биргән. Әмма тугач аның диагнозларын санап бетерерлек булмый. Һәркайсы да куркыныч һзм үлемечле.

Алты ел эчендә күп кенә операцияләр, дарулар, өметсез фаразлар, табибларның бала белән шөгыльләнүдән баш тартулары... Әйе, алар, чыннан да, Шамилнең якыннарына “Яфаламагыз инде балагызны, күпме язган, шул кадәр яшәсен”, – дигән. Әтисе алар белән килешкән,шул карары белән гаиләсен дә калдырып чыгып киткән. Тик әнисе белән апасы гына газиз кешеләренең гомере өчен көрәшүдән туктамаган.
Беренче көннәрдән үк әни белән бала айлар буена Мәскәү дәваханәләрендә ята. Монда Шамилгә берничә операция ясыйлар, ә әнисен мондый сырхау баланы карау нечкәлекләренә өйрәтәләр. Бу елларда ни генә күрми алар. Бигрәк тә үпкәләр белән җәфа – бала бер-бер артлы дүрт пневмония кичергән чак та була. Их, шушы сулыш алалмыйча җәфаланган балаңның куркынган күзләре...

Әмма Шамил дә, аның әнисе Дилара да бирешергә уйламый – бала теше-тырнагы белән тормышка ябыша, ә әнисе дөнья буйлап аларга кирәкле татбибны эзләүгә керешә. Кызганыч, кая мөрәҗәгать итсә дә – тискәре җавап...
Ниһаять, Италиянең Масса шәһәрендәге Кардиология госпиталенең Балалар кардиохирургиясе бүлеге җитәкчесе Виталий Пактан уңай җавап була: “Шамилнең тумыштан килгән бик катлаулы йөрәк кимчелеге бар, җентекләп тикшерү кирәк. Без ике үпкә артериясен пластиклаштырырга һәм йөрәкнең уң ашказаны белән элемтә булдырырга, шулай аның дефектын ябарга уйлыйбыз. Бу канның кислород белән туену дәрәҗәсен яхшыртачак һәм баланы үз сулышына күчерү өчен күнегүләр башларга мөмкинлек бирәчәк”. Ул – дөньяда Шамилгә ярдәм итәрлек бердәнбер табиб була.

Билгеле инде, бу операциягә акча кирәк. Һәм аз да түгел, ә 3 миллион ярым сум. Ике яшьлек улы, үсмер кызы, ипотекадагы фатиры булган, шәфкать туташы булып эшләүче ялгыз ана бу кадәрлене каян алсын?!
Кемдер бу хәлдә югалып калыр иде, табиблар ничә тапкыр кабатлаган “яфаламагыз баланы” сүзләре белән килешер дә иде, бәлки. Әмма Дилара түгел! Ул бар үҗәтлеген җыеп иганәчеләр эзли башлый. Ниһаять “Русфонд”та аңа ярдәмгә киләләр. Кирәкле акча 2019 елның июнендә җыелып бетә, ә сентябрьдә инде Шамилгә кирәкле операцияне ясыйлар. Табиблар үпкә артерияләрен пластиклаштыра. Малайның канын кислород белән тутыру дәрәҗәсе күтәрелә, Шамил активлаша, аның аппетиты яхшыра. Көндез үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратын кулланудан баш тартуга ирешелә. Әкренләп табиблар малайны үз сулышына күчерергә өметләнәләр.

Алар әнисе белән Италиядән бик канатланып кайта. Туганнан бирле диярлек ИВЛ аппаратында яшәгән бала үзаллы тын ала башлый. Аның әнисенә баласының һәрбер үзаллы сулышы күк капусы ачылгандай шатлык була, билгеле. Тик бу сөенеч озакка бармый шул.

Тиздән Шамилгә янә ясалма сулыш алу аппараты кирәк була. Аның берничә төренә мохтаҗлык туа. Инде кайдан ярдәм көтәргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә?! Нәкъ шул чорда Уфада хоспис ачыла. Дилара улына ярдәм сорап шунда мөрәҗәгать итә.
– Мин бу хосписны булдыручыларны, әле анда эшләүчеләрне гаиләбезнең фәрештәләренә тиңлим, – ди ул. – “Вера” фонды, Каринэ Хәбирова һәм “Хоспис фонды”н бүген баламны яшәтүчәләр дияр идем. Алар белән мин барлык сынауларны да җиңәчәкмен.

ВСТАВКА:::::Хәйрия эшләрендә хәзер дә теләгән һәркем катнаша ала. Уфа хосписына SMSны 3443 номерына “ХАИР” сүзе һәм иганә суммасы белән җибәреп ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән: ХАИР 500. Яки Уфа хосписы сайтында. Барлык акча дәвалап булмый торган авыру кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә китә.

Бүген Шамильгә инде алты яшь. Аның хәле тотрыклы. Ул үсә, үзе ашый, алфавит, саннар өйрәнә, муьтфильмнар карый. Янында махсус караучысы бар, апасы Адель дә укудан тизрәк аның янына ашыга. Әмма үз гомерендә 13 операция кичереп, яргаланып, тагын төзәлеп, яшәргә омтылучы кечкенә кешенең йөзе үзе әйтә алган дүрт аваздан гына шулай яктыра – “МАМА”... Ә әнисе өчен бу авазлар бар дөнья байлыгыннан кыйммәт. Без аңа рух ныклыгы телибез һәм Уфа хосписы хезмәткәрләренең хезмәте алдында баш иябез.

Резида ВӘЛИТОВА.

Рәсемдә: Шамил Якуповның ике ягында ике фәрештә – әнисе һәм апасы.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас