+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2023, 05:30

“Догаларыбыз сезне саклап йөртсен!”

Кырмыскалы районының Урал авылында “Муравей” кафесы ярдәме белән “Теләк теләү ашы” үткәрделәр.

“Догаларыбыз сезне саклап йөртсен!”“Догаларыбыз сезне саклап йөртсен!”
“Догаларыбыз сезне саклап йөртсен!”
Изге җомга көннәрнең берсендә Кырмыскалы районының Урал авылында махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын һәм ир-егетлә­ребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын теләп, Коръән мәҗ­лесе үткәрделәр. Авыл активистла­рының изге башлангычын “Муравей” кафесы җитәкчелеге күтәреп алды һәм мәҗлес үткәрүдә иганә ярдәме күрсәтте.

Урал авылы халкының активлыгына хәйран калырлык. Өлеш­ләтә мобилизация игълан ителеп, якташларыбыз Туган илебезне яклау бурычларын үтәргә юнәлү белән хатын-кызлар кулларыннан килгән­чә ярдәм күрсәтү эшенә кереште. Акча җыеп, яугирләргә кирәк булган әйберләр алып, җылы киемнәр бәйләп, азык-төлек әзер­ләп, даими рәвештә озатып торалар. Яз көне авылның активисты Фәһимә Әлим­гафарова, районы­бызның оста куллы хатын-кызларын җыеп, өч көн дәва­мында әлеге “Муравей” кафесында бавырсак пешерделәр. Ул вакытта да кафе хуҗасы Регина Сибәгатова, алар­ның изге башлангычын күтәреп алып, барлык яклап ярдәм итте. Гомум көч белән әзерләнгән милли ризык якташ яугирләребезгә гуманитар конвой белән озатылды.
 
Биредә махсус хәрби операция­дә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатында алып барылучы эшчәнлекнең тукталып торганы да юк. Әле авылдагы балалар бакчасының буш торган бер бүлмәсен алып, маскировка чел­тәр­ләре үрүгә керештеләр. Ә махсус хәрби опера­циядә һәлак булган Максимның нәнәсе Рәйсә апа Багавеева бу эшне үз йортында җәелдергән.
– Карлыман авыл биләмәсе ха­ки­миятенә мөрәҗәгать итеп, балалар бакча­сындагы буш бүлмәне алдык. Хәзер барлык эшлә­ребезне җыелышып башкару өчен урын бар. Маскировка челтәрләре үрү өчен станок ясадык, ә тукыма бе­лән “Патриот” волонтерлар шта­бының Олыкүл авылындагы бүлек­чәсе тәэмин итә. Бүген безнең авылдан өч егетебез махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үти. Тиздән икесе кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш. Алар белән даими элем­тәдә торабыз, тормыш-көнкү­реш­ләре белән кызыксынабыз һәм кулдан килгән­чә ярдәм итәр­гә тырышабыз. Барыбыз­ның да теләге бер – сугышлар тизрәк тәмамла-нып, ир-егетлә­ребез туган якларына исән-имин кайтсын, – ди Фәһимә апа.
 
Коръән мәҗлесенә дә алар шундый изге ният белән җыел­ды. Ураллыларның шундый изге эш башкарырга җыенуын Регина Винер кызы белеп калган һәм янә үзенең ярдәмен тәкъдим иткән. Өстәвенә, шушы көннәрдә кафе Коръән мәҗлесләре өчен яңа төр хезмәт күрсәтү тәкъдим итәр­гә җыенган була. Изге эштән башлап җибәр­гәч, ул, һичшик­сез, уңышлы булыр.
Менә бу көнне Коръән табынына җые­лу­чыларны “Муравей” ка­фесының оста пешек­челәре тәмле ризыклар белән сыйлады. Коръән мәҗлесләре өчен тәгаен­ләнгән җыелмадан тыш, итле аш та пешереп алып килгәннәр. Табынны әзерләү­дә авылның уңган хатын-кызларына кафе хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтте. Шу­лар­ның берсе – кафеның башкарма директоры Гөлнара Шәрипова. Йө­герә-йөгерә табын әзер­лә­гәндә ул Коръән мәҗ­лес­ләре өчен тәгаенлән­гән яңа хезмәт турында да сөйләде.
– Коръән ашлары, исем куштыру, никах кебек мәҗлесләр үткәрү өчен әзер җыел­мага гөбәдия, вак бәлеш, коймак, дүрт төрле эчлекле пироглар, киселгән токмач, морс һәм хәер керә. Ә соңгысын заказ би­рүчеләр үзләре сайлый ала, без исә чәй яисә сөлге белән ике төрлесен тәкъдим итәбез. 8-927-342-45-33 һәм 8-917-402-40-21 телефоннары буенча шалтыратып, ничә кешегә әзерләргә кирәкле­ген әйтсәгез, билгеләнгән көнгә һәм вакытка үзебезнең машина белән заказны китереп тә җиткерәбез, – ди Гөлнара Әнвәр кызы.
 
Урал авылындагы күркәм мәҗлескә ярдәм акцияләрендә актив катнашкан ике дистәгә якын кеше чакырылды. Күрше Олыкүл авылының “Нургали” мәчете имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Ширгазин эчтәлекле вәгазь сөйләде, Урал авылыннан, районнан һәм республикабыздан махсус хәрби опера­циядә катнашучы барлык ир-егет­ләргә багышлап, Коръән сүрәләре укыды һәм җыелучылар яуда йөрү­че ир-егетләребезнең исән-имин йөреп кайтуын теләп, бергәләшеп дога кылды.
 
Солдатларыбызга рухи ярдәм булыр дигән максат белән “Муравей” кафесы һәм авыл халкының көче белән оештырылган бу мәҗ­лестә укылган догалар яугирләрне саклап йөртсен һәм исән-сау булып, җиңү белән үзләренең якыннары янына кайтырга ярдәм итсен иде.
Гомумән, “Теләк теләү ашы” үткәрү го­­реф-гадәте безнең якларда элек-элек­тән яшәп килә һәм бүген алар еш оештырылып тора. Мондый Коръән мәҗлес­ләре үткәр­гәннән соң, якташларыбыз күңел тынычлыгы белән яхшы хәбәрләр көтеп яши.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас