

Форумның максаты - актуаль мәсьәләләр һәм дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру проблемалары турында власть органнары һәм мәгариф системасы, фәнни җәмәгатьчелек, киңкүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре өчен фикер алышу, тәҗрибә, гамәли белемнәр белән уртаклашу өчен мәйданчыклар оештыру.
Форумда фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары, студентлары, дәүләт һәм муниципаль власть органнары хезмәткәрләре, мәдәният һәм милли сәясәт өлкәсендәге белгечләр, иҗтимагый һәм сәяси оешмалар вәкилләре катнашты.
Форумны Башкортстан Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов алып барды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев пленар утырышта катнашучыларга Башкортстан Башлыгы, шулай ук республика парламенты депутатларының сәламләү сүзләрен җиткерде.
- Республикада милләтара дуслыкның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе тупланды. Күршелек һәм үзара ихтирам итешү традицияләре, тарихи яктан формалашкан мәдәниятара аралашу - Башкортстан халыкларының горурлыгы һәм уртак байлыгы, - диде Константин Толкачев. - Милләтара һәм конфессияара татулыкны тәэмин итү, телләрнең күптөрлелеген һәм үзенчәлекле мәдәниятләрне саклау мәсьәләләре һәрвакыт республика җитәкчелегенең төп өстенлекләре рәтендә булды һәм кала бирә. Хәзерге геосәяси чынбарлыкта гражданлык тынычлыгын һәм милли татулыкны саклау - дәүләтне саклауның мәҗбүри шарты. Моның өчен без күпмилләтле илебезнең барлык халыкларының чын кыйммәтләрен сакларга һәм алга этәрергә тиеш. Русия Федерациясенең этномәдәни һәм тел күптөрлелегенә ярдәм итү, халыклар бердәмлеген ныгыту, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау - бүгенге көндә бик актуаль бурычлар.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев республикада дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында сөйләде.
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә Ресурс үзәге директоры, Русия халыклары ассамблеясе Советы рәистәше, Русия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның Русия халыкларының мәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Евгения Михалева мәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның гамәли механизмнары турында бәян итте.
Русия Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы Рәисе Эльвира Аеткулова ассызыклаганча, милли оешмалар алдында бүген мөһим бурыч тора - гомумгражданлык тиңдәшлеген формалаштыру һәм ныгыту. Шул ук вакытта милли күптөрлелекне, мәдәниятне, телләрне саклап калу өстендә эш алып барыла. Бүген Бөтөндөнья башкортлары корылтае тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар мәдәни мирасны саклап калуга һәм милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән. Корылтай Башкорт теле көнендә, 14 декабрьдә, башкорт мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән кешеләрне Сосланбәк Тавасиев исемендәге премия белән бүләкләячәк.
Форумны оештыручылар: Русия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге, республика Халыклар дуслыгы йорты, “Мәдәни партнерлык үзәге” иҗтимагый-мәдәни башлангычларны үстерү буенча оешма, Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкортстан Республикасы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе.
Фото: gsrb.ru