+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 ноябрь 2023, 07:00

Конституциянең 30 еллыгына әзерлек бара

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Русиянең һәм Башкортстанның конституцияләрен кабул итүгә 30 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы үтте. Аны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Конституциянең 30 еллыгына әзерлек бараКонституциянең 30 еллыгына әзерлек бара
Конституциянең 30 еллыгына әзерлек бара

Чарада Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов, Башкортстанның Конституцион советы рәисе Хәйдәр Вәлиев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Республика Башлыгының 23 октябрьдәге карарына ярашлы, әлеге дата киң билгеләнеп үтәргә тиеш. Бүген план проектлары карауга чыгарылды.

-  Конституция - дәүләтнең төп законы, - дип билгеләп үтте  Константин Толкачев. - Ил Президенты Владимир Путин гражданнар, хакимият органнары һәм институтлар Русия Федерациясе Конституциясе нигезләмәләрен яхшы белергә, аңларга һәм актив кулланырга тиеш, дип белдерде. Дәүләтебез лидерының сүзләре Башкортстан Республикасы Конституциясенә дә кагыла дип әйтсәм, ялгышмам.14 декабрьгә Дәүләт җыелышының чираттагы пленар утырышы планлаштырылган. Аның алдыннан конституцияләрнең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәреләчәк. Төп доклад белән республика Башлыгы чыгыш ясаячак, фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылачак.

Иң элек парламент Рәисе бу чараларны үткәргәндә хокук тәртибен саклауның, провокацияләрдән саклануның никадәр мөһим икәнлеген билгеләп үтте. Аннары һәр министрлыкның бурычларын искә төшерде. Әйтик, Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресләренең конституцияләргә багышланачагын, "Минем законнар чыгару башлангычым" дип аталган чара, диктантлар үтәчәген билгеләде. Шушы чорда паспортларны тантаналы тапшыру чарасы, Конституциягә багышланган китаплар күргәзмәсе, тапшырулар циклы һәм башкалар узачак.

21 ноябрьдә үтәчәк Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциягә дә әзерлек бара. Парламент музеенда өлкән сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр көне" үтәчәк.

Фото: "Дәүләт җыелышы-Корылтай"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас