Хуҗабикә өмәгә килгән ахирәтләрен тәбикмәк белән чәйләтеп алганчы йорт хуҗасы казларны чалып та өлгерде, Латыйповлар ихатасында күңелле эш башланды.
- Каз өмәсе күмәк эш кенә түгел, ә элек-электән халкыбыз өчен матур итеп аралашу, күңел ачу бәйрәме дә булган, - дип сөйләп үтте каз йоны йолыкканда Айгөлнең әнисе, иң өлкән, мөхтәрәм өмәче Флүзә Гали кызы. - Каз өмәсен татар яшьләре аеруча көтеп алган, җиткән кызлар өчен ул үзләренең уңганлыгын, үзләреннән киләчәктә яхшы хуҗабикә чыгуын күрсәтү мөмкинлеге дә биргән. Каз өмәсенә чакырсыннар өчен алар су буена күпләп бәбкә төшергән авыл апаларына җәйдән үк сүз салып куйган, мине өмәдән калдырмассыз инде, дигән. Йолкынган казларны көянтәгә асып, хатын-кызлар чишмәгә, су буена алып төшкән. Агым суда түшкәләрне бик чиста итеп юганнар. Гадәттә, гармуннар тагып, хатын-кызлар белән бергә ир-егетләр дә чишмәгә төшкән. Каз өмәсе моңлы да, дәртле дә көйләргә күмелеп узган.
Каз йонын йолыкканда өмәдә катнашучыларның күмәкләп татар халкының «Каз канаты» җырын башкаруы, күңелле такмаклар әйтүе чарага ямь өстенә ямь өстәде. Каз мамыгыннан йорт хуҗаларына, изге теләкләр әйтә-әйтә, парлы мендәрләр дә тутырылды.
- Каз үстерү белән егерме елдан артык шөгыльләнәбез, - диде Айгөл Мөхәммәт кызы. - Ел саен өмәләр оештырабыз. Быел да 33 баш каз үстердек. Бәйрәмнәрдә табыннарыбызны тутырылган, кыздырылган каз бизи, туган-тумачага күчтәнәч итеп тарату да күңелле.
Айгөл ханым - “Игенче” хуҗалыгының баш икътисадчысы, ә ире Айдар Гыйльфан улы – алдынгы игенчесе. Уңганлыклары, ярдәмчел булулары өчен яше-картының хөрмәтен яулаган пар алар. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, авылдашларына үрнәк күрсәтеп, гөрләтеп дөнья көтәләр.
“Күмәкләгән - яу кайтарган”, ди бит халык. Өмәчеләр дә, бер-берсе белән ярышып, барлык эшне шул арада тәмамлап та куйды. Йорт хуҗабикәсенең бу вакытка инде мичтә каз итеннән әзерләнгән бәлеше пешкән, сый-хөрмәт тулы табыны әзер иде.
А. Латыйпов фотосы.