Төбәк җитәкчесе һәрвакыт Совет утырышларын шәхсән үзе уздыра, шулай итеп милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны саклауның, Русия дәүләтчелеге нигезләренең никадәр мөһим булуын ассызыклый. Белгечләр фикеренчә, “көймәне селкетергә”, Башкортстандагы хәлләргә тәэсир итәргә хыялланган тышкы һәм эчке көчләр өчен бу ачык сигнал. Төбәк Башлыгы бу мәсьәләне шәхсән үзе контролендә тота һәм хәлне тотрыксызландырырга беркемгә дә мөмкинлек бирмәячәк.
“Аңлашыла, махсус хәрби операциянең нәтиҗәсе ачык билгеле. Дөнья бик тиз үзгәрә һәм башка беркайчан да бер полярлы булмаячак. Көнбатыш дөнья хәрби конф-ликтларның яңа учакларын кабыза, безнең илгә каршы чиксез санкцияләрне катгыйландыра. Безне көчсезләндерү, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны җимерү өчен барысын да эшли.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның Ситуацион үзәге мониторингы мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта милли республикаларга, шул исәптән Башкортстанга тышкы мәгълүмати һөҗүмнәр саны күп тапкыр арткан. Бу күрсәткеч буенча республика Русия төбәкләре арасында беренче урында тора”, – диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, республикада дини хәлне тотрыксызландыру омтылышы дәвам итә. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин исеменә Ислам радикаллары тарафыннан даими рәвештә гаепләүләр һәм янаулар яңгырый.
Республикада легаль булмаган мигрантлар, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан качаклар саны артты.
“Русиягә каршы һәм Украинаны яклаучы көн тәртибен деструктив формада яктыртучы телеграм-каналлар челтәре формалаша. Экстремистик телеграм-каналларның күбесе турыдан-туры Украина пропагандасын тарату белән бәйле.
Бу шартларда безнең уртак бурычыбыз – теләсә нинди хәвеф-хәтәргә әзер булу, республика халкына ка-рата провокацияләр омтылышларын булдырмау”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, Уфада “Глобаль чакырулар шартларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” Бөтенрусия фәнни-гамәли форумы ачыла.
“Безнең төбәк форумны үткәрү урыны итеп очраклы сайланмаган. Башкортстан милләтара тынычлык һәм татулык, иҗтимагый тотрыклылыкның яхшы үрнәге булды һәм шулай булып кала да. Безнең республикада халыкларның телләрен саклау өчен тиешле шартлар тудырылган. Мәктәпләрдә 13 туган тел өйрәнелә (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва, немец, украин, белорус, иврит, поляк, әрмән телләре). 15 якшәмбе мәктәбе эшли, полилингваль мәктәпләр челтәре киңәя. Республика халыкларының 6 телендә вакытлы матбугат басмалары чыга.
Бездә республиканың барлык эре халыкларын тәкъдим итүче тарихи-мәдәни үзәкләр эшенең уникаль тәҗрибәсе тупланган. 2020 елдан башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре башкортлар күпләп яшәүче 7 төбәктә ачылды”, – диде Радий Хәбиров.
Ситуацион үзәк җитәкчесе Башкортстанның инцидентларны җайга салу буенча уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.
“Башкортстан Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге белән тыгыз элемтәдә торабыз, – диде “Русия халыклары йорты” директоры урынбасары Михаил Мишин. – Республика – потенциаль янауларның шактый күләмен мөстәкыйль рәвештә ачыклый һәм аларны башлангыч стадияләрдә локальләштерү чараларын күрә торган төбәкләрнең берсе”.
“Безнең горурланырлыгыбыз бар! – диде Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. – Илебез 200 зур һәм кече халыкларны, шул исәптән традицион конфессияләр тарафдарларын берләштерә, мөнәсәбәтләребез һәрвакыт үзара ихтирамга, мәхәббәткә һәм татулыкка нигезләнгән”.
“Башкортстан – һәр кешенең ничек милли һәм дини тамырларын хөрмәт итеп яшәргә, аралашырга, яратырга кирәклеге мисалы. Русиядә тагын шундый төбәк бармы? Без, православие динендәгеләр, мөселманнар белән бергә дәваханәләргә, югары һәм урта уку йортларына барабыз. Без бөтен җирдә дә бергә. Безнең республика – милләтара, динара һәм тугандаш мөнәсәбәтләр үрнәге”, – диде митрополит Никон.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин бүгенге көндә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы, мәгълүмат өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Башкортстан Башлыгы республиканың дини лидерларына, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчелегенә конфессияара һәм милләтара татулыкны ныгытудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.