

Бер атнада “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы төрле темаларга Башкортстан халкының 3839 мөрәҗәгатен теркәгән. Бу узган атнадагыдан 525кә күбрәк.
Шикаятьләр арасында беренче урынга юллар буенча мөрәҗәгатьләр чыкты – 1201 (+406). Аерым алганда – Урал аръягындагы кар. Белорет һәм Учалы районнарында яшәүчеләрдән юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләр килә башлаган. Икенче урында – торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре – 691 (-150). Өченче урында – төзекләндерү – 491, алар бер атна элек булганнан 38гә күбрәк. Халыкны, шулай ук, җәмәгать транспорты һәм сәламәтлек саклау проблемалары да борчый.
Билгеле булуынча, Уфада Шакша күпере ремонтлана, төзелеш эшләре график буенча бара. Ә 25 октябрьдә күпердәге чокырлар ямалган. Алар аркасында тыгыннар барлыкка килә башлагач, халык моңа социаль челтәрләрдә зарланган. Уфа шәһәре хакимияте шунда ук мөрәҗәгатьне эшкә алган: юл түшәмәсе ремонтланган.
“Хезмәттәшләребезгә оператив эш өчен рәхмәт. Кешеләрнең зарлары игътибарсыз калмый, әмма ремонт шартларында тагын нәрсә эшләргә мөмкинлеген алданрак анализларга киңәш итәбез. Ә халыктан хәлне аңлап кабул итүен сорыйбыз. Исегезгә төшерәбез, муниципаль контракт буенча Шакша күперен капиталь ремонтлау 2025 елның беренче кварталында тәмамланачак. Һәм аны ремонтлау күптән кирәк иде инде”, – дип язалар ЦУРдан.
Уфаның Орджоникидзе районында “Тимашевская врезка” тукталышында павильон ремонтланган. Бу бер хатынның 20 октябрьдә социаль челтәрләрдә калдырган мөрәҗәгатеннән соң эшләнгән. “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьне теркәгән, ә Орджоникидзе районы хакимияте мәсьәләне контрольгә алган. 25 октябрьдә төзекләндерү хезмәткәрләре тукталыш павильонын ремонтлаган.
Уфаның Мәләвез урамындагы 31нче йортның 2нче подъезды баскычына пандус куелган. Бу хактагы үтенеч 8 сентябрьдә теркәлгән. Калинин районының Торак хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре 25 октябрьдә пандус урнаштырган.
Ә Мәләвез шәһәре халкының социаль челтәрләрдәге шикаятеннән соң 32нче микрорайондагы 30нчы һәм 31нче йортлар янында урам яктырткычлары тергезелгән. 23 октябрьдә фонарьларны ремонтлау үтенечен “ЦУР”ның роботы тоткан. “Зеленхоз” предприятиесе белгечләре урынга чыгып, участокны тикшергән һәм көчле җил аркасында кыска ялганыш булуын ачыклаган. Шул ук көнне җитешсезлек бетерелгән, фонарьлар кабынган.
Краснокама районының Редькино авылында берничә проблеманы хәл итәләр: юлга комташ катнашмасы түшәп, урамга яктырткычлар урнаштыралар. Язлы-көзле Ленин урамындагы 53нче һәм 55нче йортлар арасында йөреп булмавы турында социаль челтәрләрдә мартта ук шушында яшәүчеләрнең берсе язган. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУРы роботы тоткан, Краснокама районы хакимияте һәм Куян авыл Советы эшкә алган.
“Эш күп иде. Юл буйлап грейдер үтә, профильләү үткәрәләр, ә аннан соң юлның бер өлешенә комташ катнашмасы түшәргә карар итәләр. Эшләр сентябрьдә тәмамланды. Параллель рәвештә урамны яктырту мәсьәләсе хәл ителде. Җәй көне подрядчы электр линиясенең тимер-бетон терәкләрен урнаштырды. Аларга энергия саклаучы яктырткычлар урнаштырылды. 17 октябрьдә аларны тоташтырдылар”, – дип язалар ЦУРдан.
Белоретта Косоротов һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары киселешендә юл түшәмәсе тергезелгән. Җәй башында биредә торбалар алмаштырыла һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, юлдагы асфальт ике урында җимерелә. Бу хакта 8 июньдә социаль челтәрләрдә шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе язган. Ачыклануынча, юл чатында торбаларны алмаштыру буенча эшләрне Белорет җылылык челтәрләре алып барган. Эшләр тәмамлангач, алар бордюрларны тергезгән һәм асфальт җәйгән.
Юлның Косоротов урамындагы участогында җылылык трассасын ремонтлаганнар. Аның буенча Белорет медицина колледжына җылылык бирелә һәм шуңа күрә асфальтны мәгариф оешмасы тергезергә тиеш була. Ремонт эшләре объектив сәбәпләр аркасында озакка сузылган: подрядчы оешма барысын да вакытында эшләргә өлгермәгән. 10 октябрьдә подрядчы оешма отчет биргән: Косоротов урамындагы юл ремонтланган, зыян күргән участок асфальтланган.