

– «Кибер-102»нең төп максаты - компанияләр һәм эшләүчеләр, студентлар белән IT-берләшмәсе арасында үзара файдалы хезмәттәшлек төзү, шулай ук мәктәп укучыларын командаларга берләштереп, эш бирүче соравы буенча бергәләп чишелешләр булдыруга җәлеп итү. Үткән хакатоннарның нәтиҗәләре әлеге чараның нәтиҗәлелеген исбатлый: компанияләр вәкилләре проектларны эшләп бетерү буенча командалар белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуын белдерә, чара кысаларында үз компанияләре өчен белгечләр таба, – дип сөйләде Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
Катнашуга IT өлкәдә дизайнерлар, программистлар, маркетологлар, шулай ук компанияләр һәм оешмалар чакырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru