+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2023, 10:58

"Сагынуга түзә алмады…"

Җырчы Азат Фазлыев концертта әти-әнисен югалтуы турында сөйли. Күзләре яшьләнмәгән кеше калмагандыр, мөгаен...

"Сагынуга түзә алмады…"
"Сагынуга түзә алмады…"

«Әниебезне югалтканнан соң әтиебез калды. Үзебезне барыбер ялгыз итеп тоймадык. Чөнки авылга кайтканда, капканы ачып: «Улым, кайттыңмы?» – дип, әнинеке кебек үк булмаса да, ризыклары, ашлары белән каршы алучы әти бар иде.

Әниебез иртә киткәч, әтине Ходай озаграк яшәтер дип уйлаган идек. Нигезебезне саклаучы булыр, үзебез дә, яшь балалар кебек, шушы нигезгә кайтып йөрербез дип уйлаган идек. Язмыштан узмыш юк. Ноябрь аенда әти дә әни артыннан китеп барды. Авыл өе бикләнде, кайткач, каршы алучы кеше юк. Менә шул вакытта инде аңлыйсың икән үзеңнең бала түгеллегеңне...

Сез дә, минем әни сыман,
Күмәчләр саласыздыр.
Атнакичләр җитү белән
Мунчалар ягасыздыр…

Сез дә, минем әни сыман,
Юлларга карыйсыздыр…
Балагызның адымнарын
Ерактан таныйсыздыр.

Минем сезне күргәнем юк,
Ләкин мин шуны беләм:
Сез, мөгаен, бик охшаштыр,
Әти-әнием белән», – дип, фикерен шигъри юллар белән тәмамлый Азат.

Җанга тигән бикле ишекләр беребезне дә каршы алмасын иде дә бит...

Фото: гаилә архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: