+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2023, 02:50

Грантлар 14 яшьлекләргә дә бирелә

Яшь эшкуарлар гаилә бизнесын әти-әниләре белән бергә үстерә.

Грантлар 14 яшьлекләргә дә биреләГрантлар 14 яшьлекләргә дә бирелә
Грантлар 14 яшьлекләргә дә бирелә

Узган атнада республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге зур делегация Шанхайга һәм Наньчанга сәфәр кылды. Рәсми делегация составында төбәкнең эре компанияләре хезмәткәрләре, шулай ук, кече һәм урта бизнес вәкилләре булды. Кытай бизнесменнары белән очрашулар барышында Андрей Назаров күп тапкырлар ассызыклавынча, Кытай бүген Башкортстан өчен 1нче санлы партнер булып тора. Сәбәбе гади – республика дөньяның 112 иле белән ныклы икътисади мөнәсәбәтләрдә булуга карамастан, хәзерге вакытта Кытай өлешенә тышкы сәүдә әйләнешенең 25 проценты диярлек туры килә.

“Кытай Башкортстан өчен төп тышкы икътисади партнер була ала һәм булырга тиеш, чөнки уртак хезмәттәшлек мөмкинлекләре чиксез”, – дип белдерде Хөкүмәттә үткән кичәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе республика территория­сендә эшләүче киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре арасында журналистика өлкә­сендә “Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык” премияләрен булдыру турында указга кул куйды. “Минем карашка, безнең мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар бу премиядә үз урыннарын табар. Чынлыкта, эзләнергә кирәкми дә – өч сүз: “Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык”. Анда явызлар да, ялганчылар да булырга тиеш түгел! – дип белдерде Радий Хәбиров. – Һәркайсы 300 мең сумлык 20 премия булачак. Указны гамәлгә ашыру буенча эшкә кере­шүегезне сорыйм”.

Башкортстан яшьләргә һәм социаль эшкуарлыкка ярдәм итүгә бүленгән федераль акчалар күләме буенча илдә 1нче урынны били. Үткән елда ул 131,8 миллион сум булган, ә быел 205,2 миллион сум тәшкил итә. Моңа өстәмә рәвештә Башкортстан агымдагы елда бу максатларга 4,2 миллион сум бүлгән. Бу хакта эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр итте.

Грант күләме 100-500 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, әлеге категория эшкуарларга финанс булмаган ярдәм төрләре дә күрсәтелә, аерым алганда, бизнес нигезләренә өйрәтү, ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү һ.б. Агымдагы елда социаль эшкуарлык буенча гына да грантлар алуга 44 муниципаль берәмлектән 123,3 миллион сумга 250 заявка килгән.

Башкортстанның 7 шәһәрендә һәм 45 районында бизнесны үстерүгә грантларны 25 яшькә кадәр эшкуарлар ала. Алар арасында 14 яшьлек бизнесменнар да бар, алар гаилә бизнесын әти-әниләре белән бергә үстерә. Алар арасында матурлык салоны, күңел ачу үзәкләре, умартачылык һәм башкаларны оештыру проектлары бар. Рөстәм Афзалов билгеләп үтүенчә, быел яшьләр эшкуарлыгы буенча грантлар алуга 54 муниципаль берәмлектән 140 миллион сумга 287 заявка килгән.
Башкортстан Русиядә халыкны эш белән тәэмин итүнең модульле үзәкләрен төзүче беренче төбәк булачак. Алар Дуван районында һәм Сибайда барлыкка киләчәк. Хәзер булачак биналарның дизайн-проекты эшләнә, дип хәбәр итте чарада гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Ул белдерүенчә, төбәк министрлыгы булган биналарның матди-техник базасы заманча кадрлар үзәге таләпләренә туры килмәгән муниципалитетларда мәшгульлек үзәкләренең тиз төзелә торган модульле конструкцияләрен урнаштыру буенча федераль программаны эшләтеп җибәрү башлангычы белән чыкты. Русиянең Хезмәт министрлыгы бу тәкъдимне федераль бюджеттан модульле объектлар төзү бәясенең 50 процентын финанслау шартларында хуплады.

“Муниципалитет хакимиятләре белән без модульле типтагы мәшгульлек үзәкләре өчен җир участоклары бүлү мәсьәләсен өйрәндек. Дуван районында һәм Сибайда бу эшне башкарып карап, проектны илдә беренчеләрдән булып гамәлгә ашырырга телибез”, – диде Ленара Иванова.
Башкортстанда яңа ел шәһәрчекләре бер үк вакытта барлык муниципалитетларда да ачылачак. “Безгә Яңа елга әзерләнә башларга вакыт, – диде Радий Хәбиров. – Ата-аналары булмаган, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче яисә һәлак булган яугирләрнең балалары безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш”.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас